Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әзәрбәйҗан Республикасына килде.
Гейдар Алиев исемендәге халыкара аэропортта (Баку шәһәре) Рөстәм Миңнехановны Әзәрбәйҗан Республикасының Икътисад һәм сәнәгать министры урынбасары Ниязи Абдулла оглы Сәфәров, Россия Федерациясенең Әзәрбәйҗан Республикасындагы эшләрендә вакытлы ышанычлысы Олег Мурашев һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Әзәрбәйҗан башкаласы Бакуда вакытта Рөстәм Миңнехановның Әзәрбәйҗан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Ягуб Абдулла оглы Әюб, Әзәрбәйҗан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министры генерал-полковник Камаледдин Фәттах оглы Гейдаров һәм башкалар белән очрашуы көтелә.
Шулай ук Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты Илһам Гейдар оглы Алиев белән әңгәмә планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов программасында Әзәрбәйҗан Республикасы татарлары белән очрашу да бар.
Иртәгә, 14 апрельдә, Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Гәнҗи шәһәренә барачаклар, анда «Гәнҗин автомобиль заводы» җитешетрү мәйданчыкларында «КАМАЗ» автомобильләрен җыю линиясе ачылачак.