Moody’s Investors Service белгечләре Татарстан Республикасының кредит рейтингын Ваа3 бәясендә тотрыклы фараз белән раслады. Әлеге бәя төбәкнең "уртача системалы басым ясауга каршы тора ала" дигәнне аңлата.
Халыкара агентлыкның рәсми хәбәренә сылтама ясап, ИТАР-ТАСС хәбәр иткәнчә, барлыгы кредит рейтингы Россиянең унҗие шәһәренә һәм төбәгенә расланган.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасын энергия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген энергетика хәзерге заман икътисады өчен база тармагы булып тора, диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышын ачып. Республикада энергетика объектларын модернизацияләү, шулай ук яңа куәтләрне гамәлгә кертү буенча җитди эш алып барыла. Шулай да энергетика җайланмаларының физик һәм мораль искерүе актуаль булып кала.
Дәүләт инвестицияләрен финанслау өчен өстәмә бәягә салымны Хөкүмәт кайтармыячак, дип белдерде РФ финанслар министры Антон Силуанов журналистларга сишәмбе көнне Владиковказда бюджет проектировкалары буенча чәршәмбе көнне узачак комиссия утырышы башланыр алдыннан.
"Без дәүләт инвестицияләрен финанслыйбыз, ә аннары бу дәүләт инвестиицияләре буенча өстәмә бәягә салымны кайтарабыз. Дәүләт инвестицияләрен финанслау өчен без өстәмә бәягә салымны кайтармаска планлаштырабыз, монда да янга калдырачакбыз", - диде ул министрлыкның тәкъдимнәренең берсе турында.
РФ Финанслар министрлыгы 2015-2017 елларда тышкы базарда ел саен 7 млрд. доллар бурычка алырга исәпли. Бу турыда журналистларга финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.
"Әлегә тышкы бурычлар 7 млрд доллар,. 2015 елдан башлап алар бер урында тора".ю - диде министр.
2014 елда Россия еврооблигацияләрне урнаштырудан баш тартты һәм эчке бурычларны күзгә күренеп киметте. Башта 7 млрд. доллар алып торырыга планлаштырылган иде.
Финанслар министрлыгы 2015 елга өч еллык федераль бюджетта салынган тулай төбәк продуктының 1% күләмендә салынган бюджет кытлыгын,тулай төбәк продуктының 0,4% кадәр киметкән.
Бюджет проектировкалары буенча чәршәмбе көнне узачак Хөкүмәт комиссиясе алдыннан министрлык җитәкчесе Антон Силуанов журналистларга хәбәр иткәнчә, 2016 һәм 2017 елда кытлык тулай төбәк продуктының 0,6% күләмендә булыр дип бәяләнә.
РФ Финанслар министрлыгы "Роснефть" акцияләренең 19,5% хосусыйлаштырудан планлаштырылучы керемнәрне 2016 елдан 2015 ел бюджетына күчергән.
Моңа кадәр министрлык "Роснефть" дәүләт пакетына ия булган "Роснефтегаз"дан дивидент буларак 2016 ел бюджеты керемнәренә 423,5 миллиард сум өстәгән иде.
РФ Хөкүмәте кыйммәтле тәмәкегә акцизларны тизрәк темпта күтәререгә планлаштыра, дип белдерде РФ Финанслар министры Антон Силуанов.
"Без тәмәке продукциясенә ставкаларны индексацияләүне арттыру турында сөйлибез. Кыйммәт тәмәкегә ставкаларны арттыру турында сөйләшәбез", - диде Силуанов.
Стратегик компанияләр белән эшләү өчен тиешле шартларга туры килүче банклар исемлегенә "дистәләгән банкларның күбесе" керә алачак, дип фикер йөртә РФ финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев.
"Аларның саны биш, ун һәм егерме банк кына булмыячак. Минемчә - бу дистәләгән банкларның күбесе", - диде ул дүшәмбе көнне Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитеты утырышында.
Соңрак ул журналистларга "бу дәүләт банкларының бишлеге булмыячак, ул гадәттән тыш бик зур исемлек булачак" дип аңлатты.
Россия Фелерациясенең Финанслар министрлыгы Резерв фондына күчерү өчен валюта сатып алуны агымдагы ел ахырында яки киләсе ел башында дәвам итәргә мөмкин, дип белдерде журналистларга министрлык җитәкчесенең урынбасары Алексей Моисеев.
"Карар кабул ителмәгән, әлеге мәсьәлә буенча сөләшүләр бара", - диде Моисеев журналистларның сорауларына җавап итеп.
2013 елда Россия Федерациясе бюджетының үтәлеше нәтиҗәләре буенча Резерв фондына 212,2 миллиард сум күләмендәге өстәмә нефть газ кремнәре күчерелергә тиеш булган. Шулай да резервлар чит ил валютасында саклана, аларны Үзәк Банк базарда Финанс министрлыгы өчен алган.