ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2014 ел
сишәмбе
Бүген республика парламентының йомгаклаучы,  дүртенче чакырылыштагы илле өченче утырышы алдыннан депутатлар Дәүләт Советының комитетлары утырышлары узды. Законлылылык һәм хокук тәртибе комитеты, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты, Социаль сәясәт комитеты, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышларында депутатлар федераль һәм республика закон проектларын тикшерделәр. Әлеге мәсьәләләр Дәүләт Советының илле бишенче утырышы тәртибенә кертеләчәк.

7
июль, 2014 ел
дүшәмбе
РФ Финанслар министрлыгы 2015-2017 елларда чит илләрдән интернет аша сатып алуларга пошлиналарны 60 млрд. сум күләмендә җыелыр дип фаразлый. Әлеге санаулар 2015-2017 елларга РФ бюджеты проектларында китерелә, дип белдерә ИТАР-ТАСС.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Efes Rus («Эфес Рус») компаниясе генераль директоры Робин Гучи белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды,Татарстан ягыннан анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин һәм башкалар катнашты.


5
июль, 2014 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион нефть саммитында катнаша, ул республикада 2001 елдан бирле ел саен уздырыла.

Быел нефть саммиты 14 нче мәртәбә уза, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә – бишенче мәртәбә.

Исегезгә төшерәбез, элек бу чаралар нефть чыгаручы компанияләрнең җитәкчеләре һәм нефть чыгаручы районнар администрацияләре башлыклары катнашында Алабуга районында Кама утрауларының берсендә уздырыла иде. 2011 елда саммит уздыру урыны итеп Карабаш сусаклагычы ярын сайлап алу турында карар кабул ителде («Нептун» ял итү базасы территориясе).


4
июль, 2014 ел
җомга
РФ халкы пенсиясенең җыелып баручы өлеше дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына 2015 елда керәчәк, бу 2013 елда да шулай иде. Бу турыда РФ финанслар министры Антон Силуанов брифингта белдерде. "Киләсе елга 2014 елда гамәлдә булган схемның дәвамы каралмаган. 2015 елда пенсияләрнең җыелма өлеше дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчәчәк, 2013 елда һәм моңа кадәр дә бу шулай иде", - диде министр. 

"Роснефть"нең 19,5% 2015 елда хосусыйлаштырылачак. Бу турыда бүген брифингта РФ финанслар министры Антон Силуанов әйтеп узды.

""Роснефть" акцияләренең 19,5 проценты киләсе елда хосусыйлаштырылачак, - дип хәбәр итте министр. - Без әлеге ресурсларны киләсе елда ук файдалана алу мөмкинлегенә ия булыр өчен бу чараны 2016 елда 2015 елга күчердек".

Хәзерге бюджет проектында салым маневры буенча тәкъдимнәр исәпкә алынмаган. Бу турыда бүген брифингта Россия финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.

"Чыннан да, салым маневры буенча карар кабул ителмәгән, һәм хәзерге бюджет проектларында алар исәпкә алынмады", - дип ассызыклады министр. "Әлеге мәсьәләнең чишелеше табылачак дип ышанабыз, соңгы нокталарны һәм карарны кабул итү буенча соңгы киңәшмә узарга тиеш", - диде министр.

2015 елда Кырымны үстерүгә 100 млрд. сум акча тотылачак, әлеге акчага Керчен күперен салуга каралган чыгымнар да керә. Бу турыда Мәскәүдә узган брифингта РФ финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.

Министр әйтүе буенча, Крым үсешенә тотылачак акчаның күләме, алдан санаулар буенча, 100 млрд. сум тирәсе тәшкил итәчәк.

Төбәкләргә сатулардан салым кертү өчен рөхсәт бирү турында карар зле кабул ителмәгән, бу тәкъдим Хөкүмәттә каралачак. Бу турыда матбугат конференциясендә РФ финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте. 

Аның сүзләре буенча, төбәкләрнең бюджетларының керем өлешен арттыру өчен РФ Хөкүмәтендә төрле мәсьәләләр тикшерелә. Шул исәптән төбәкләр тарафыннан сатуларга салым кертү дә тикшерелә, ләкин карар әлегә кабул ителмәгән. Силуанов билгеләп узганча, әлеге мәсьәлә хөкүмәттә җәй агымында тикшереләчәк.

РФ Хөкүмәте утырышында пәнҗешәмбе көнне 2015 елга һәм 2016, 2017 елдагы план чорына бюджет сәясәтенең төп юнәлешләрен һәм федераль бюджет күрсәткечләрен раслады, дип хәбәр итте журналистларга РФ финанслар министры Антон Силуанов. РФ бюджеты кытлыгының фаразы 2015 елга ике тапкыр диярлек кимегән -моңа кадәр ул 796,6 миллиард сум булыр дип көтелсә, бүген ул 328,7 миллиард сум булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International