ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министрлыгы 2014-2017 елларга өч төрле макроикътисади фараз әзерләде. Констерватив-адаптацион фраз агымдагы елда тулай тцьщк продуктнының бары 0,5% артуын күздә тота, Нигездә консерватив-актив фараз әлеге үсеш 1,1% күләмендә истә тота. Соңгысы бюджет кагыйдәләрен үзгәртеп банкларны капиталлауны таләп итәчәк, дип белдерде министрлык җитәкчесе урынбасары Андрей Клепач.

8
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгында янгын яки башка гадәттән тыш хәл чыккан очракта министрлык хезмәткәрләрен эвакуацияләү буенча  күнегүләр узды.
Бүген, Татарстан Республикасының дәүләт идарәсе органнарында Халыкны кабул итүнең бердәм көне уңыеннан, республикабызның Яңа Чишмә районында Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан халыкны кабул итү чарасы уза.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Ерак Көнчыгышта алга чыгучы үсеш территоряләрен булдыру турында закон проекты өстендә эшне дәвам итәчәк һәм төбәкне үстерүгә юнәлдререлгән чараларга акчаны арттырачак.

 


7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы "Соры" хезмәт хакын түләүче эш бирүчеләргә җаваплылыкны арттырырга тәкъдим итә: әгәр дә оешма салым хезмәтенә Физик затлар табышына салым суммасы буенча исәпне вактытында бирмәсә, яки аны нигезли алмаса, аның өчен ул исәп-хисап счетының катырылуы һәм штрафлар белән яный. Салым Кодексына тиешле үзгәрешләрдән гыйбарәт булган Проект мәгълүматны ачу буенча бердәм порталда урнаштырылган.
Бүген Татарстан Республикасы финанслар министры урынбасары Алла Анфимова Әлмәт шәһәрендә поселения башлыклары катнашында җирле үзидарә өлкәсендә көн кадагына сугучы мәсьәләләргә багышланган  семинар-киңәшмәдә катнашты. Семинарда Алла Леонидовна "Муниципаль берәмлектә бюджет процессын тормышка ашыру буенча аерым мәсьәләр" темасына чыгыш ясады.

5
апрель, 2014 ел
шимбә
2014 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасында Татарстанның 40 муниципаль берәмлеге катнаша. Бу гомуми мәйданы 4,8 млн. кв. метрлы күп фатирлы 793 торак йорт. 202,2 мең гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла.
Быелгы программага Әлки, Әтнә, Кайбыч, Чүпрәле һәм Чирмешән районнары кермәгән.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов белдерде. Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, 38 муниципаль берәмлектә 483 йортта капремонт эшләре башланган. 2 атнада 51 йортта ремонт ясалган.
Кырым Республикасы муниципаль облигациялән буенча түләми калган түләүне якын арада кертәчәк. Бу - техник бурыч, ул нигездә бурыч калдыгын санау булән бәйле. 

4
апрель, 2014 ел
җомга
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы Кырым һәм Севастопольне РФ салым состемасына интергацияләү буенча "юл картасы" проектын әзерләгән һәм Ак йортка җибәргән.

3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы Резерв фонды өчен көн саен 3,5 млрд. сумга валюталарны сатып алуны саклап кала, дип хәбәр итте журналистларга РФ Финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International