"Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында компаниянең Директорлар советы формалаштырылды. Җыелыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
"Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ генераль директоры Олег Нестеров финанс-икътисадый эшчәнлек турында нотык белән чыгыш ясады.
Россиянең финанслар министрлыгының алдан бәяләве нигезендә, федераль бюджетның керемнәре I кварталда 3,521 триллион сум, ягъни ел буенча гомуми керемнәрнең 25,6%тәшкил иткән. Чыгымнарның касса үтәлеше 3,411 триллион сум, ягъни ел буенча чыгымнарның 24,4% тәшкил иткән.
Украина Россиягә евробондларның чираттагы траншын сатып алырга тәкъдим итте, ләкин бу мәсьәлә "вакыйгаларның алга таба ничек барачагына бәйле", дип белдерде Россия Финанслар министры Антон Силуанов.