Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы бюджет кагыйдәләрен үзгәртү максатка туры килми, әлеге мәсьәлә Хөкүмәттә тикшерелми, дип хәбәр итте журналистларга Россия Финанслар министры Антон Силуанов.
РФ Икътисади үсеш министры Александр Улюкаев пәнҗешәмбе көнне инвестицион торыш һәм капиталның читкә кагуына карап бюджет кагыйдәләрен үзгәртү мөмкин дигән иде.
Россия Федерациясе Хөкүмәте икътисади хәлләр начарайган очракта эре компанияләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән барлык инстументлар бар, ләкин аларны кулланырга иртә әле, дип хәбәр итте РФ Финанслар министры Антон Силуанов пәнҗешәмбе көнне узган биржа форумында.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды. Утырышта «Татнефть» ААҖнең 2014 елның ике аенда бюджеты үтәлеше каралды һәм апрель аена һәм быелның икенче кварталына бюджеты расланды.
Директорлар советы сланец нефте буенча геологик өйрәнүнең торышы һәм һәм тәҗрибә-сәнәгать эшләрен уздыру турында мәгълүматны тыңлады. «Татнефть» компанияләре төркеме тарафыннан сланец катламнарында чыгарыла торган барлык ресурслар 2014 ел башына 192 млн тонна күләмендә бәяләнә. Хәзерге вакытта геологик-геофизик күрсәткечләр бәяләү алып барыла, агымдагы елда аларда пластны су белән шарлату уздыру өчен скважиналар сайлап алына. Баулы ятмаларындагы скважинада данко-лебедянский катламнарында ГРП үтәлде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Иминлек советы һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән уртак утырышын уздырды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары катнашты.
Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы якын елларда россиянең төбәкләренең бюджет кытлыгы кимүе өчен сәбәпләр күрми, дип белдерде министрлык башлыгы Антон Силуанов Федерация Советында узган "Бюджет федерализмы: нәтиҗәләр һәм перспектива" фәнни-гамәли конференция барышында.
Аның сүзләре буенча, 2013 елда Россиянең төбәк бюджетларының кытлыгы иң күп күләмне - 642 миллиард сумны тәшкил иткән, моңа кадәр елларда ул 50-100 миллиард сум булган.
Финанслар министрлыгы зур күләмле бурычлары җыелган төбәкләрнең коммерцияле бурычларын бюджет сәясәте кырысланган очракта рефинансларга мөмкин, дип белдерде министрлык җитәкчесе Антн Силуанов Федерация Советында узган "Бюджет федерализмы: нәтиҗәләр һәм перспектива" фәнни-гамәли конференция барышында.
Аның сүзләре буенча, 2013 елда РФ төбәкләренең коммерцияле банклар каршында булган гомуми бурыч күләме 428 миллиард сумнан 700 миллиан сумга кадәр арткан.
Тышкы һәм эчке икътисад хәлләре стабильләшүе шартларында сум йомшармыячак, ә бәлки, ныгуын дәвам итәчәк, дип саный Россия Финанслар министрлыгы башлыгы Антон Силуанов.
"Әгәр дә тышкы икътисад һәм икътисадта тотрыклылык булса, сум бүтән йомшармаска тиеш, һәм кире процесс - валютадан сумга күчүе мөмкин. Ләкин бу процесс тиз түгел" - диде журналистларга министр.