Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды. Утырышта «Татнефть» ААҖнең 2014 елның ике аенда бюджеты үтәлеше каралды һәм апрель аена һәм быелның икенче кварталына бюджеты расланды.
Директорлар советы сланец нефте буенча геологик өйрәнүнең торышы һәм һәм тәҗрибә-сәнәгать эшләрен уздыру турында мәгълүматны тыңлады. «Татнефть» компанияләре төркеме тарафыннан сланец катламнарында чыгарыла торган барлык ресурслар 2014 ел башына 192 млн тонна күләмендә бәяләнә. Хәзерге вакытта геологик-геофизик күрсәткечләр бәяләү алып барыла, агымдагы елда аларда пластны су белән шарлату уздыру өчен скважиналар сайлап алына. Баулы ятмаларындагы скважинада данко-лебедянский катламнарында ГРП үтәлде.
Директорлар советы 2014 - 2015 елларга сланец нефте буенча эшләр программасын хуплады, шулай ук Татарстан Республикасының доманик катламнарындагы сланец нефте полигонын булдыру структурасын раслады.
Утырышта «Татнефть» акционерларының гомуми җыелышына еллык финанс хисабының мәҗбүри аудитын гамәлгә ашыру өчен «Энерджи Консалтинг/Аудит» ЯАҖне аудитор итеп раслауны тәкъдим итте.
Директорлар советы шулай ук «Татнефть» ААҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләрен дә карады.