Бүген Рөстәм Миңнеханов Массачусетс штатының икътисадый үсеш һәм торак хуҗалыгы министры Грег Бялецки белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Бостонга (АКШ, Массачусетс штаты) визиты кысаларында узды. Рөстәм Миңнеханов Массачусетста икътисадның төрле өлкәләренә кертелә торган инновацияләр күләмен билгеләп үтте.
Массачусетс штаты хакимияте һәм бизнесның алга таба иң югары технологияләрне кертүдә һәм инновацион пректларны гамәлгә ашыруда ихтыяҗы бар, бу ачык күренә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук беренче мәртәбә икътисадый һәм торак хуҗалыгы мәсьәләләре берләштерелгән дәүләт оешмасы белән танышканын билгеләп үтте.
РФ Финанслар министры Антон Силуанов Хөкүмәт әгъзаларына агымдаге ел уртасына үз исәп-хисап счетларында гомуми күләме 297 млрд. сумга җиткән үзләре астындагы ведомство структураларын тәртипкә китерү кирәклеге турында мөрәҗәгать итте.
"Хөрмәтле хезмәттәшләрем, ведомство астында челтәре булганнарга әлеге челтәрдә тәртип урнаштырырга кирәк: ни өчен акча тотылмый кала, сезнең кул астында булган бюджет оешмалары тарафыннан күрсәтелүче хезмәт үз вакытында һәм тигез итеп күрсәтеләме", - диде Силуанов, РФ Хөкүмәте утырышында чыгыш вакытында.