ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Яр Чаллыда Россия Саклык банкының ипотека кредитын бирү үзәге ачылды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Яр Чаллы мэры Васил Шәйхразиев, Россия Саклык банкының “ Татарстан банкы” бүлеге җитәкчесе Рушан Сәхбиев һ.б. рәсми затлар катнашты.

Чарада билгеләп үтүләренчә, Автошәһәрдә Саклык банкының республика территориясендәге 9 нчы ипотека үзәге ачылды. Әлеге хезмәт күрсәтү форматы “бер тәрәзә” принцибын күз алдында тота, барлык сорауларны бер урында хәл итеп була.

Илдар Халиков сәламләү сүзендә Автошәһәрдә мондый үзәкнең барлыкка килү әһәмиятен ассызыклады. “Минем өчен якын булган шәһәрдә мондый үзәкнең ачылуы куандыра, торакны кредитка алганда заманча мөмкинлекләргә каршы бер адым ясалды”, - дип билгеләде ул.
Бу теләкләр бүген Түбән Камада узган “Түбәнкаманефтехим” ААҖ акционерларының чираттан тыш гомуми җыелышында катнашучылар тарафыннан расланды. Аның эшендә “ТАИФ” компанияләре төркеме җитәкчелеге, Директорлар советы әгъзалары белән бергә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Түбән Кама мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.

Җыелышта берничә мәсьәлә каралды, Директорлар советының яңа составы сайланды, узган ел белән чагыштырганда, аның составы үзгәрешсез калды. Директорлар советы экс-рәисе Альберт Шиһабетдинов урынына “ТАИФ” ААҖ генераль директорының “Түбәнкаманефтехим” ААҖ идарә итү һәм стратегик үсеш буенча урынбасары Владимир Бусыгин сайланды. Альберт Шиһабетдинов бүгенге көннән Директорлар советының шәрәфле әгъзасы санала.
 2014 елга балаларның өстәмә белем учрежденияләренә муниципаль заказ формалаштыру максатыннан Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 18 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр финанс органнары, мәгариф, мәдәният, спорт бүлекләре (идарәләре) вәкилләре, балаларның өстәмә белем учрежданияләре җитәкчеләре белән киләсе финанс елына өстәмә белем учрежденияләренә йөрүче балалар санын ачыклау буенча киңәшмәләр уза. 
РФ Финанслар министрлыгы 2016 елда федераль бюджет керемнәре, дәүләт компанияләре катнашында дивидендларның  МСФО буенча 25 проценттан 35% адәр артып, 106 млрд. сумга җитү хисабына артуын көтә, дип хәбәр итте бүген журналистларга ведомство җитәкчесе Антон Силуанов.

17
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

РФ Финанслар министрлыгы 2013 елның Федераль бюджетына үзгәрешләр әзерләгән һәм аларны киләсе атнада Россия Федерациясе Хөкүмәткә кертәчәк, дип хәбәр итте РФ финанслар министрының беренче урынбасары Татьяна Нестернко сишәмбе көнне журналистларга.

Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы 2013 елда планлаштырганга караганда 35 млрд. сумга күбрәк җыярга ниятли. Бу турыда ведомство җитәкчесе Антон Силуанов Дәүләт Думасының бюджет комитеты утырышында хәбәр итте.

Россиянең Финанс министрлыгы һәм Авыл хуҗалыгы минситрлыгы Дәүләт Думасы депутатлары белән "Росагролизинг"ны тагын 5 млрд. сумга капиталлаштыру турында сүз көрәштерә, дип хәбәр итте Финанс министры урынбасары Андрей Иванов сишәмбе көнне РФ президенты Владимир Путин уздырган уңыш җыю мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә.

Киңәшмә барышында дәүләт лизинг компаниясенең генераль директоры Валерий Назаров авыл хуҗалыгы техникасын яңарту буенча программаны тормышка ашыру өчен өстәмә акчалар компаниянең утсав команиясенә ел саен кертергә планлаштырылган иде, дип искә төшереп узды. Путин Финанс министрлыгыннан әлеге мәсьәләне ачыклауны таләп итте. 

2014 елдан башлап, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы комплексы үсеше дәүләт программасы кысаларында сезон рисклары белән бәйле буларак компенсация бирергә кирәк булу очраклары өчен 15 млрд. сум резервлап куячак, дип белдерде финанс министры урынбасары Андрей Иванов.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россиянең яңа горизонтлары: дөнья базарларында конкурентлык мөмкинлекләрен булдыру" панель дискуссиясендә катнашты. 

Әлеге дискуссия Бостонда (АКШ) "Россия Инновацион Атнасы" (Russian Innovation Week, RIW) кысаларында "РОСНАНО" ААҖ идарә рәисе Анатолий Чубайс, элеккеге Россиядә АКШ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Джон Байерли һәм башкалар катнашында узды.

"Россия Инновацион Атнасы"ның төп максаты - Россия инновацион индустриясенең потенциалын күрсәтү, Россия инвесторлары һәм венчур фондларына Америка хезмәттәшләре белән багланышлар урнаштырырга ярдәм итү, Россия технологик компанияләре өчен бу капитал чыганагына чыгу юлларын күрсәтү.

"Россия Инновацион Атнасы"нда Россия һәм АКШ хакимият органнары вәкилләре, эре бизнес җитәкчеләре, венчур инвесторлар һәм эшмәкәрләр катнаша. Конференцияне оештыручылар - "Россия венчур компаниясе" ААҖ, "РОСНАНО" ААҖ һәм "Сколково" Фонды.


16
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федераль казначылык җитәкчесе һәм "Казначылык системалары үсеше перспективалары” Халыкара конференциясендә катнашучылар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, Татарстан Республикасыннан анда Федераль казначылык идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының икътисад, финанслар һәм дәүләт милке белән эш алып бару идарәсе башлыгы Альберт Нафигин һ.б. катнашты.

Илдар Халиков Татарстан Президенты һәм Республика Хөкүмәте исеменнән Татарстан территориясендә пилот проектларны гамәлгә кертү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International