Россиянең Федераль Салым Хезмәте туган кыенлыкларгы карамастан, агымдагы елда өстәмә бәягә салымны җыю буенча фаразны үтиячәк, дип хәбәр итте Финанс министрлыгы җитәкчесе Антон Силуанов.
"Салым хезмәте злеге күрсәткеч барлык параметрлар буенча үтәлү өчен кирәк булган чараларны башкара, һәм өстәмә бәягә салым буенча федераль бюджетка кремнәр ел ахырынача тиешле күләмдә җыелачак", - диде Силуанов әфәнде.
Инфляциянең кискен күтәрелүеннән куркып РФ Финанслар министрлыгы сан ягыннан йомшатуга каршы чыга, дип хәбәр итте министрлык җитәкчесе Антон Силуанов.
Монетар сәясәтнең гадәти булмаган чаралары, яки сан ягыннан йомшату процент ставкаларын гадәти җайга салу практикасыннан аерылып, үзәк банк тарафыннан финанс активларны сатып алуны аңлата.
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы физик затлар табышына салымнан (ФЗТС) кергән кеременең бер өлешен муниципаль дәрәҗәдән региональ дәрәҗәгә бирергә тәкъдим итә, дип хәбәр итте журналистларга РФ Финанслар министры Антон Силуанов.
"Без ФЗТС кеременең бер өлешен җирле дәрәҗәдән субъект дәрәҗәсенә бирү җурында әйтәбез без", - диде А.Силуанов.
Бүгенге көндә региналь бюджетлар әлеге салымның 60% үзләрендә туплый, ә җирле бюджетлар исә 40%. А.Силуанов сүзләренчә, әлеге саннарны 70% һәм 30% дип үзгәртергә мөмкин.
2030 елга хәтле бюджет стратегиясен өч ай эчендә эшләп бетерергә кирәк дип белдерде бүген Россия президенты Владимир Путин. Шул ук вакытта социаль-икътисадый үсешнең озак вакытка фаразына да үзгәртүләр кертү дә кирәклеген ассызыклады ул.