Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Казанга эш визиты кысаларында Татарстан башкаласында Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага төзелгән кайбер объектларны карап чыкты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов озата йөрде.
Аэропорттан "Ласточка" поездында килгән РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов тимер юл вокзалында төп бинаны карап чыкты һәм җир асты парковкасының ачылу көне белән кызыксынды. Компания җитәкчелеге сүзләренә караганда, ул 25 июньдә ачылачак.
"Кәҗә бистәсе" метрополитен станциясендә Игорь Шуваловка пассажирларны тикшереп чыгару системасын һәм мәгълүмат таблосын күрсәттеләр. Шуннан соң Россия Федерациясе беренче вице-премьеры метро поездында машинст кабинасында яңа линия буенча барды.
"Kazan Arena" стадионында беренче вице-премьер Уеннар ачылу һәм ябылу тантанасында кулланылачак билет буенча стадионга кереп карады. Игорь Шувалов стадионга тамашачыларның ничек киләчәкләре белән кызыксынды - Казан мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, Универсиаданы ачу һәм ябу тантанасына тамашачыларны махсус автобус-шаттлларда алып киләчәкләр.
Стадион территориясендә Игорь Шувалов Уеннарның халыкара тапшырулар үзәген, туклану зонасын һәм тамашачылар трибуналарын карады.
Беренче вице-премьер Универсиададан соң да объектны актив файдаланырга киңәш итте. "Стадион эшләп торырга тиеш, монда гел чаралар үтеп торырга тиеш", - диде И.Шувалов.
Ул шулай ук Ишү спорты төрләре үзәгендә, аренда торагы йортында булды, анда волонтерлар урнашачак.
Универсиадага хезмәт күрсәтәчәк Республика клиник сырхауханәсендә Игорь Шуваловка реанимациясе булган яңа кабул итү бүлеген күрсәттеләр.
Универсиада авылында РФ беренче вице-премьеры 5 номерлы йортка керде, анда Россия җыелма командасы, Уеннарда катнашучылар өчен туклану пункты урнашачак.
"Миңа ошый – гади дә, функциональ дә", - диде Игорь Шувалов.