ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2022 ел
җомга

Бүген  Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципалитетлар белән видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Очрашу барышында муниципалитетлар белән берлектә агымдагы елның беренче яртыеллыгында җирле бюджетларның керем өлеше үтәлеше, салымнар һәм мөлкәт өчен аренда түләве бурычларын кыскарту буенча алып барыла торган эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, федераль бюджет чыгымнарының милли проектларны гамәлгә ашыруга үтәлеше - 2022 елның 1 июленә - 1 449,3 млрд сум яисә планлы бюджет билгеләренең 47,6 % ы тәшкил иткән.


7
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Инновацияләргә ярдәм фондының «Студентлар стартабы» конкурсының беренче дулкынына йомгак ясалды. Беренче дулкында барлыгы 650 җиңүче билгеләнгән. Татарстан Мәскәүдән соң лауреатлар саны буенча икенче төбәк булды. Республикада 81 студент һәм аспирант 1 млн сум күләмендә грант алачак.


6
июль, 2022 ел
чәршәмбе

11 июльдән 22 июльгә кадәр Казанда эшмәкәрләр өчен бушлай түгәрәк өстәлләр сериясе узачак, алар социаль предприятиеләр исемлегенә керергә һәм дәүләт ярдәменең өстәмә чараларын алырга планлаштыралар.


5
июль, 2022 ел
сишәмбе

Россия Финанс министрлыгы 2022 елның 1 гыйнварыннан 30 июненә кадәрге чорда Милли муллык фонды акчаларын урнаштыру нәтиҗәләре турында хәбәр итә.

Хәзерге вәзгыятьтә ваклап сату инвесторларына ярдәм итәргә кирәк, шуңа бәйле рәвештә, аларның хокукларын яклау өчен ассоциация булдыру вариантлары турында фикер алышалар. Бу хакта Россия Финанс министрлыгының Финанс сәясәте департаменты директоры Иван Чебесков финанс сәясәте буенча РСПП комитеты утырышында белдерде.


4
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2022» кысаларында «Җитештерү чылбырларын җыю нокталары – индустриаль парклар һәм махсус икътисадый зоналарның сәнәгать күчешендәге роле» сессиясендә чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, республикада Россиядә иң нәтиҗәле дип табылган 2 махсус икътисадый зона эшли. «Ил Хөкүмәте ярдәме белән «Алабуга» МИЗ зур нәтиҗәләргә иреште. Узган ел резидентлар табышы 135 млрд. сум тәшкил итте, 8 мең эш урыны булдырылды, шәхси инвестицияләр 157 млрд. сумнан артып китте», - дип сөйләде ТР Президенты.


1
июль, 2022 ел
җомга

Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2022 елның гыйнвар-июнендә баррель бәясе 84,09 доллар тәшкил итте, 2021 елның гыйнвар-июнендә - баррель өчен $63,35.

Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2022 елның июнендә баррель өчен $87,25 күләмендә формалашкан, бу 2021 елның июнендәге белән чагыштырганда 1,2 тапкырга югарырак ($71,4 баррель өчен).


29
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Премьер-министр Михаил Мишустин сатып алуга импортерлар ташламалы ставка буенча кредит алырга мөмкин булган өстенлекле чит ил продукциясе исемлеген киңәйтү турындагы карарга кул куйды.


28
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Агымдагы елның 1 июненә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны ел башыннан алып МСП субъектының 6353 енә арткан. Ел башына үсеш темпы 104 % тәшкил итә. Шулай итеп, агымдагы көнгә Татарстанда 166 765 эшкуар исәпләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International