Рөхсәт ителгән чит ил валютасында һәм алтында ФНБ чаралары структурасы турында

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Россия Финанс министрлыгы 2021 елның 5 июлендә ФНБ чараларының факттагы структурасын яңа норматив структурага китерү өчен кирәкле конверсион операцияләрнең тәмамлануы турында хәбәр итә. Әлеге операцияләр нәтиҗәсендә ФНБ чаралары структурасыннан АКШ доллары чыгарылган, стерлинг фунты өлеше 5,0% ка кадәр кыскартылган, евро һәм Кытай юане өлеше 39,7% ка һәм 30,4% ка кадәр арттырылган, япон иенасы өлеше 4,7% тәшкил иткән, ә акчасыз алтын өлеше - 20,2%.

Щйтеп узган конверсион операцияләр ФНБ чаралары белән Россия Банкында 2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга нигезләнеп урнаштырылган чит ил валютасында, шулай ук Россия Федерациясе законнары нигезендә аны формалаштыру максатларында Фондка кертелгән 31,6 млрд. сум эквивалентта чит ил валютасында федераль бюджет чаралары белән тормышка ашырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International