Мәскәү финанс форумының рәсми сайтында mff.minfin.ru эшлекле программа бастырылган. Эксперт дискуссияләре өчен 16 мәйданчыкта 100 дән артык спикер Россия икътисадын һәм деглобализация чорында финанс базарларын үстерү, шулай ук заманның актуаль бурычларына җавап бирә торган яңа механизмнар һәм инструментлар турында фикер алышачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүләкләр тапшыру Республика көне алдыннан уза. «Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Бу көнне безне туган республикага булган җылы хисләр берләштерә, без монда яшибез һәм планнар корабыз. Татарстан – төрле милләт һәм дин вәкилләре тату һәм дус яши торган зур гаилә», - диде ТР Президенты.
Принципиаль мөһим төгәлләштерүләр Финанс белемен күтәрү стратегиясен гамәлгә ашыруның Юл картасына кертелде, аерым алганда, финанс белеме төшенчәсенә, инвестиция, салым, пенсия, бюджет һәм цифра белеме, шулай ук эшкуарлар өчен финанс белеме дә кертелгән. Бу хакта Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Михаил Котюков Томскта "Себер федераль округында финанс белемен арттыру: трендлар, бурычлар, перспективалар" округ конференциясе кысаларында белдерде.
Хезмәт күрсәтүдән файдалану өчен РФ КУЭ ның Цифрлы платформасы аша республика эшкуарларыннан 4108 гариза килгән. Бу инде федераль порталга кече һәм урта бизнес өчен үз сервисларын керткән 15 регион арасында иң күп мөрәҗәгатьләр саны.
Илдә үзмәшгульләрнең иң озын 225 метрлы сәүдә киштәсе 30 августта Республика көнендә Казан Кремле диварлары янында урнашачак. Рекорд Татарстанның үзмәшгульләре җитештергән «Мин Татарстан инде ул» продукцияләренең масштаблы ярминкәсе кысаларында куелачак.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе - "АК БАРС" ГАҖ Идарәсе рәисе - БАНК идарәсе рәисе Гәрәев Зөфәр Фәнил улы 2022елның 24-25 августында "Казан Экспо" МВЦ да уза торган Идел буе федераль округының "Сообщество" форумында катнашты.
Россия Финанс министрлыгы хезмәткәрләренә икътисад фәннәре докторы, профессор, Россия Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү институты тармак икътисады үзәгенең баш фәнни хезмәткәре Сергей Шкодинский җитәкчелегендәге профильле методик семинар кысаларында Финанс өлкәсендә цифрлы компетенцияләр формалаштыру турында сөйләделәр.
Узган атнада Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 16 августындагы 1420 номерлы карары кабул ителде, аның нигезендә кече һәм урта бизнес өчен яңа кредит линиясе җибәрелә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2023 елга һәм 2024-2025 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджетын формалаштыру мәсьәләсе буенча чираттагы киңәшмә узды.