Татарстан РФ КУЭ Цифрлы платформасы сервисларына һәм хезмәтләренә эшкуарларлар мөрәҗәгатьләре саны буенча лидер төбәк булды

2022 елның 26 августы, җомга

Хезмәт күрсәтүдән файдалану өчен РФ КУЭ ның Цифрлы платформасы аша республика эшкуарларыннан 4108 гариза килгән. Бу инде федераль порталга кече һәм урта бизнес өчен үз сервисларын керткән 15 регион арасында иң күп мөрәҗәгатьләр саны.

Бүген республика эшкуарларына, федераль хезмәтләрдән тыш, электрон рәвештә 38 төбәк хезмәте күрсәтелә. Цифрлы платформада инде халыкара күргәзмәләрдә һәм махсус укыту семинарларында катнашуны оештыру буенча ярдәм алырга мөмкин; үзмәшгульләргә ташламалы коворкинг, электрон сәүдә мәйданчыкларында һәм социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәтү, күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу өчен ярдәм итү тәкъдим ителә; махсус сервислар кластерларда һәм социаль предприятиеләрдә катнашучылар өчен каралган.

Татарстан эшкуарларына шулай ук компания хезмәткәрләрен маркетплейсларда товарлар урнаштыру, продукцияне маркировкалау, бизнес-аудит, бизнес-планнар эшләү һ. б. эшләргә өйрәтү мөмкинлеге бар. Консультация хезмәтләре, шул исәптән контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә дә тәкъдим ителә.

«Татарстан һәрвакыт кече бизнеска ярдәм итү һәм цифрлаштыру мәсьәләләрендә лидер төбәкләр арасында булды. РФ КУЭ Цифрлы платформасында бизнес өчен онлайн-хезмәтләргә ихтыяҗ зур булуы әлеге хәрәкәтнең дөрес юнәлештә булуы турында сөйли. Без, эшкуарлар эшчәнлеген гадиләштерү һәм кече һәм урта бизнеска йөкләнешне киметү өчен, гамәлдәге электрон сервислар исемлеген киңәйтүне һәм гамәлдәге электрон сервисларны үстерүне дәвам итәчәкбез», – диде КУЭ Корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.

Бүген РФ КУЭ ның Цифрлы платформасы, түләүсез бәяләү үтеп, кулланучыны теркәгәндә үк дәүләт һәм финанс структуралары күзлегеннән үз бизнесыңны күрергә мөмкинлек бирә. Система автомат рәвештә, Федераль салым хезмәте, Россия Банкы һәм башка ведомстволарның рәсми мәгълүматларыннан чыгып, аның рейтингын исәпли. Әлеге мәгълүматлар нигезендә ярдәм һәм чаралар сайлап алына һәм тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасында РФ КУЭ кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү мәсьәләләре буенча берничә элемтә каналы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

  • «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясенә +7 (843) 524-90-90;
  • Бизнес өчен КФҮ гә (Казань ш., Петербург ур., 28, 1 кат).
  • ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкилләренә (мәгълүмат сайтның «Минем бизнес» Үзәге бүлегендә).

Исегезгә төшерәбез: РФ КУЭ ның Цифрлы платформасы КУЭ Корпорациясе һәм Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә эшләнгән. Аны төзү беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкли торган кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү илкүләм проекты белән каралган. Бүген РФ КУЭның сертификацияләнгән кулланучыларына 19 федераль сервис, шулай ук 15 төбәктә 150 ярдәм күрсәтү чарасы бар. Цифрлы платформаны үстерү планнары: яңа сервислар, шул исәптән Россия ФСХ һәм дәүләт хезмәтләре порталы, шулай ук КУЭ Корпорациясенең үз эшләнмәләрен өстәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International