Бүген Казанда акционерлар җыелышыннан соң беренче тапкыр «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды. «Татнефть» гавами акционер җәмгыятенең Директорлар советы рәисе итеп бертавыштан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сайланды.
Компаниянең Директорлар советы 2021 елның биш аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләрен карады, агымдагы елның июль һәм өченче кварталына бюджетны раслады.
Татарстанда 1 июльдән йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык яңа пособиеләр түләүгә гаризалар кабул ителә башлый.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин торак төзелеше һәм социаль билгеләнештәге объектлар төзелеше буенча республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
2020-2021 елларда инициативалы бюджетлау практикасын үстерүче Россия төбәкләренең колачлау дәрәҗәсе 86%тан артык тәшкил итте. Россиядә инициативалы бюджетлау үсешенең төп чакырулары һәм перспективалары турында Россия Финанс министрлыгы Департаменты директоры Сергей Романов "Пандемия белән бәйле чикләү чаралары шартларында инициатив (партисипатор) бюджет төзү практикасын гамәлгә ашыру" конференциясендә сөйләде. Анда шулай ук Ярославль өлкәсе Хөкүмәте һәм Бөтендөнья банкы вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципалитетлар белән видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Очрашу барышында муниципалитетлар белән берлектә салымнар һәм мөлкәт өчен аренда түләве бурычларын кыскарту буенча алып барыла торган эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Президент йөкләмәсе кысаларында ташламалы ипотека программасын 2022 елның июленә кадәр 7 процентка кадәр озайтырга, шулай ук гаилә ипотекасы бер балалы гаиләләргә дә тәкъдим ителә. Министрлык тарафыннан эшләнгән Хөкүмәт карары проекты regulation.gov.ru норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган. Ташламалы ипотека буенча ставка 7% тәшкил итәчәк, ә кредитның иң чик суммасы барлык төбәкләр өчен - 3 млн сум булачак.
2021 елның 15 маеннан 2021 елның 14 июненә кадәр мониторинг чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен $67,9005, яки тоннага $495,7 тәшкил иткән.
Россия Финанс министрлыгы исәпләүләре буенча, РФдә нефтькә экспорт пошлинасы 2021 елның 1 июленнән $ 2,7 гә артачак һәм тоннага $61,5 тәшкил итәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципалитетлар белән видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Очрашу барышында муниципалитетлар белән берлектә салымнар һәм мөлкәт өчен аренда түләве бурычларын кыскарту буенча алып барыла торган эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Татарстанда финанслау лимиты 50 млн. сумга якын булган 2 программа тулысынча тормышка ашырылган. Бу – ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләрне, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналарын капиталь ремонтлау программалары. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы Татарстан Республикасының кече елгаларының һәм сулыкларының экологик торышы мәсьәләләренә багышланган иде.