РФ Финанс министрлыгы бюджет законын бозган төбәкләргә карата административ чараларны кырысландырырга тәкъдим итте. Тиешле төзәтмәләрне идарә тармагы административ хокук бозулар турында РФ Кодексына кертергә тәкъдим итә, закон проекты тексты норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.
Илкүләм проектларның актыккы максаты – икътисадны яңа рельсларга бастыру, дәүләтнең куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм кешеләрнең яшәү дәрәҗәсен күтәрү. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин туры линия вакытында җиткерде.
RAEX (Эксперт Ра) рейтинг агентлыгы Татарстан Республикасына бурыч түләүгә сәләтлелек рейтингын ruAAA дәрәҗәсендә раслады. Әлеге рейтинг илкүләм шкала буенча бурыч түләүгә сәләтлелекнең иң югары дәрәҗәсенә туры килә.
Хөкүмәт комиссиясе 2020 елда РФ федераль бюджеты профицитны 1,335 трлн сум, керемнәрне - 20,333 трлн сум, чыгымнарны - 18,998 трлн сум күләмендә раслады. Бу хакта РФ Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.
Беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов Илкүләм иминлек фондының чараларын инвестицияләргә мөмкин булганнан югары бусаганы яңадан карау турында Россия Банкының тәкъдиме белән килешми. Хәзерге вакытта бу бусага тулаем эчке продуктның 7% тәшкил итә. Бу хакта ул Дәүләт Думасында җиткерде.
Дәүләт Думасы 2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына федераль бюджетка төзәтмәләр проектын беренче укылышта кабул итте. Төзәтмәләр нигезендә, 2019 елда РФ федераль бюджеты профициты тулаем эчке продуктның 1,7% яисә 1 трлн 881 млрд сум тәшкил итәчәк.
РФ Финанс министрлыгы бюджетка төзәтмәләрдә өстәмә кыйммәткә салымннан (НДС) керемнәрнең 129 млрд сумга артуын фаразлый. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов Дәүләт Думасында 2019 елның бюджетына төзәтмәләрнең беренче укылышында чыгышында хәбәр итте.
Россия тулаем эчке продукты 2019 елның беренче кварталында узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,5%ка арткан. Бу хакта Дәүләт статистика федераль хезмәтенең мәгълүматлары күрсәтә. Шулай итеп, статистика хезмәте майда бастырган күрсәткечнең динамикасының алдан ясалган бәяләвен раслады.
13 июньгә республикада 1 млн. 255 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу – планның 51,8%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
РФ Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов Үзәк Банкның төп ставкасының төшүен уңай бәяли һәм быелга ул соңгы тапкыр түгелдер дип өмет итә.