Россия Президенты Владимир Путин XXVI “Үсеш өчен финанслар” халыкара финанс конгрессында катнашучыларны һәм кунакларны сәламләү сүзендә Россия финанс секторының көндәшлеккә сәләтен һәм халыкның һәм бизнесның аның хезмәтеннән файлана алу мөмкинлеген арттыру өчен алдынгы технологияләре куллану зарурлыгын искәртте.
Татарстан Республикасында 2017 елның 6 аенда 17 млн. 785 мең тонна нефть чыгарылган. Нефть чыгару 102,9 % ка артты. "Татнефть" 14 млн. 202 мең тонна нефть чыгарган, бу узган елның шул ук чорына караганда 3,4 % ка артык.
Кабул итү мөрәҗәгать иткән гражданнар яшәгән муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә аша узды.
Бүген "Пирамида" КСКК мәйданчыгында ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының бишенче утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берлеге координацион советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында минималь хезмәт хакы турында килешү имзаланды.
Антон Силуанов искәртүенчә, кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеген хакимият ел азагына кадәр концептуаль рәвештә билгеләргә тиеш.
Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2017 ел башыннан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә 824 тикшерү үткәрелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
2017 елның 7 июлендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы вәкилләре катнашты.
РФ Хөкүмәте 2018 елдан башлап, бюджетның үтә күренмәлеген арттыру, бюджет проектын кертү процедурасын оптимальләштерү һәм аны үзгәртү турындагы закон проектын хуплады һәм аны Дәүләт Думасына кертү турында карар кабул итте, дип хәбәр ителә Министрлар Кабинеты сайтында.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы хәбәр итүенчә, тулаем эчке продуктның үсеше, сезонлы һәм календарь факторларны исәпкә алмаганда, 0,4% тәшкил иткән.