РФ Хөкүмәте 2018 елдан башлап, бюджетның үтә күренмәлеген арттыру, бюджет проектын кертү процедурасын оптимальләштерү һәм аны үзгәртү турындагы закон проектын хуплады һәм аны Дәүләт Думасына кертү турында карар кабул итте, дип хәбәр ителә Министрлар Кабинеты сайтында.
Закон проекты федераль бюджет проектына караган материалларны һәм документларны түбәндәгечә бүләргә тәкъдим итә: Министрлар Кабинеты тарафыннан Дәүләт Думасына кәгазь вариантта тапшырылганнар һәм Финанслар министрлыгы тарафыннан Россия бюджет системасының бердәм порталында урнаштырылганнар.
Кәгазь вариантта барлык закон проектларына да уртак документлар һәм материаллар тәкъдим ителәчәк, бюджет, салым һәм таможня-тариф сәясәтенең төп юнәлешләре, федераль бюджет проектын формалаштыру таянган социаль-икътисадый үсеш фаразы.
Проектны кертү көненнән алып, Финанслар министрлыгының яисә вәкаләтле вазыйфаи затның электрон цифлы имзасы белән расланган электрон формада барлык бергә баручы материалларны бюджет системасы порталында карарга мөмкин булачак. Финанслар министрлыгы шулай ук федераль бюджет акчалары, шул исәптән төбәк бюджетлары исәбенә үтәлергә тиешле чыгым йөкләмәләре исемлеге һәм федераль бюджетның керем чыганаклары хакында мәгълүматны урнаштырачак.
Моннан тыш, әгәр федераль бюджетның төп характеристикалары үзгәрмәсә яисә әгәр агымдагы һәм планлы чорга бюджет нигезләмәләре гамәлән чыкса, социаль-икътисадый үсешнең көтелгән нәтиҗәләре һәм аның фаразы тәкъдим ителмәячәк.