Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Вице-премьеры Ольга Голодец сүзләренчә, пенсия дәрәҗәсе урнашкан инфляциягә хәтле җиткерү өчен өстәп арттыру турында карар ике-өч атна эчендә кабул ителәчәк. "Бездә конкрет күрсәткечләр нигез итеп алынган, илебездә булган инфляция һәм азык-төлеккә урнашкан бәяләр буенча инфляциягә карата пенсияләрне күпмегә күтәрү буенча барлык исәп-хисаплар да ясалды. Хәзер нәтиҗәләр ясала (яртыеллык нәтиҗәләре). Аларны икътисадчылар ясый, минем уйлавымча без бу эшне ике-өч атна вактыында эшләп бетерәчәкбез". Вице-премьер белдерүенчә, сүз лаеклы ялдагы пенсионерларга гына түгел, эшләүче пенсионерларга да пенсияләрне арттыру турында бара.
Исегезгә төшерәбез, июль ае башында Финанслар минситрлыгы Үзәк Банк белән бергә пенсия системасын яңартуны тәкъдим иттеләр. Аның буенча пенсиянең җыелып барылучы өлешен мәҗбүридән иреклегә күчерелү планлаштырыла.
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы бюджетка керми калучы керемнәр ягыннан салым һәм таможня ташламалары буенча идеологияне яңадан тикшерергә тәкъдим итә.
2016 елның октябрендә РФ Финанслар министрлыгы Икътисади үсеш министрлыгы, Федераль салым хезмәте һәм федераль таможня хезмәте белән бергә салым һәм салым булмаган чыгымнарның, шул исәптән таможня һәм иминистләштерү түләүләре белән бергә тулы исемлеген әзерләргә планлаштыра.
Министрлык планы буенча, 2017 елның март аена ташламаларның ахыргы исемлеге формалаштырылып беткән булырга тиеш. Алар дәүләт программалары буенча бүленәчәк яисә бюджетныж программаларыннан тыш чыгымнарына кертеләчәк.
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салымнар бурычларын киметү буенча муниципалитетлар буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Татарстан Республикасы буенча федераль суд приставлары хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Лабашева, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының башкарма секретаре Алексей Барышев, башкарма комитет җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре катнашты.
2016 елның 11 августында Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында «Нижнекамскнефтехим» АҖ директорлар советы аудиты буенча комитет утырышы уздырылды. Комитет утырышында 2016-2017 елларга аудит буенча комитет эше планы расланды, 2016 елның беренче яртыеллыгында «Нижнекамскнефтехим» җәмгыятенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасының тупланма бюджетына керткән салым түләүләре тикшерелде.
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында «Moody's Investors Service Ltd» рейтинг агентлыгы аналитиклары белән узган очрашуда агенлыкның вице-президент, аналитиклар В.А.Кузнецов һәм Ю.С.Прасолов, Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыклары вәкилләре катнашты. Әлеге очрашуның төп максаты - кредит рейтингын яңартыр өчен Татарстан Республикасын төрле яктан өйрәнү.
Татарстан Республикасының финанс- бюджет сәясәте, социаль-икътисади үсеш, инвестицион һәм инновацион сәясәт, дәүләт мөлкәте белән идарә итү, республикада милек мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында Татарстан Республикасы телләре турында законны гамәлгә ашыру буенча совет киңәшмәсен уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Министрлар Кабинеты, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм Татарстанда эш бирүчеләрнең Координацион советы арасында республикада минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе турында килешү имзалану тантанасында катнашты.
Татарстан Республикасында 2016 елның 5 августына 1 млн. 271 мең кв. метр торак сафка ткертелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне видеконференцэлемтә режимында бцтен муниөипаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәмшә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин гадәттәгечә хезмәтне саклау өлкәсендәге күрсәткечләрне дә хәбәр итте. 2016 ел башыннан ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 679 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау кагыйдәлен бозу өчен 11 млн. 417 мең сумлык 360 карар чыгарылган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Эшкуарлык буенча Татарстан Президенты каршындагы советның икенче киңәйтелгән утырышын уздырды. Утырышта эшләре тәмамланып килүче 7 проект төркеме каралды. Төркемнәр эшкуарлык өлкәсе өчен өч төп темада тәкъдим ителде: икътисадый билгесезлек, ихтыяҗ кимү, салым һәм салым булмаган түләүләр һәм тикшерүләр, административ каршылыклар.
Россия Федерациясенең финанслар министрлыгының рәсми сайтына керүчеләр белән үзара аралашу сыйфатын арттыру өчен, министрлык белгечләре "Сораштырулар һәм анкета уздыру" бүлегендә урнашкан сораштыруда катнашуны сорый.
Бүгенге көндә сайтны кулланучыларга ачык белешмәләрнең кирәклеге буенча сораштыруда катнашырга тәкъдим ителә, Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгының рәсми сайтына, Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының "Матбугат хезмәте" бүлегендә урнашкан мәгълүматларның кирәклеге һәм аңлаешлы булуына һәм Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгында халык белән алып барылучы эшкә бәя биреп була.