ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. 

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды (Казан).

Утырышта «Татнефть» ГАҖнең 2016 елның алты аена бюджет үтәлеше йомгаклары һәм быелның август аена бюджеты каралды.

Директорлар советы 2025 елга кадәр чорга «Татнефть» ГАҖнең үсеш стратегиясен кабул итте. Эшчәнлегенең төп юнәлеше – нефть чыгару буенча компания «стабильләшү» концепциясеннән Татарстан Республикасы  территориясендә нефть чыгаруның тотрыклы үсешенә күчү. 2020 елга аның күләме 30 млн. тоннага җитәчәк дип фаразлана. Шуның белән бергә заманча технологияләр куллану, җитештерү процессларын автоматлаштыруны үстерү һәм башка чаралар чагыштырма югалтулар күләмен 10%ка киметергә ярдәм итәчәк.

Компания хакын арттыруга иң зур өлеш нефть эшкәртү юнәлешен үстерүдән килер дип көтелә. Якындагы елларда «ТАНЕКО» комплексы алдына куелган бурычлар түбәндәгеләр дип исәпләнә. 2016 - 2017 елларда – мазут чыгаруны туктату һәм автомобиль бензиннары чыгара башлау, 2018 елда – нефть эшкәртү куәтен 14 млн. тоннага кадәр арттыру, 2025 елда автобензинны елына 3 млн. тонна күләмендә җитештерү планлаштырыла, дизель ягулыгын  – елына 7 млн. тонна. Бу чакта эшкәртү тирәнлеге 97% булачак, ачык төстәге нефть  продуктлары – 90%, бу Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы федераль тармак стратегияләрендә куйган күрсәткечләрдән шактый артык.


2
август, 2016 ел
сишәмбе

Россия Федерациясенең финанслар министрлыгы 2016 елның 1 гыйнварыннан 31 июленә кадәр урнаштырган Резеры фонды һәм милли байлык фонды акчаларын урнаштыру нәтиҗәләре турында мәгълүматлар бирә.

Резерв фонды

2016 елның 1 августына Резерв фонды күләме 2 560,28 млрд. сум тәшкил итте, бу АКШ 38,18 млрд. долларына тәңгәл. Резерв фондын акчаларын исәпләү буенча аерым исәп-хисап счетларында калдыклар буенча:

-17,42 млрд. АКШ доллары;

- 15,61 млрд. евро;

-2,62 стерлинг фундлары.


1
август, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның гыйнвар - июль айларында Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 38,68 доллар тәшкил итте.

2015 елның гыйнвар-июль айларында Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 56,76 доллар тәшкил иткщн иде.

2016 елның июль аенда Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 43,58 доллар тәшкил итте. Бу 2015 елның июлендәге бәясенә карата 1,3 тапкырга ким. (баррель өчен 55,51 доллар).

Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.


30
июль, 2016 ел
шимбә

Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, быел 41 муниципаль берәмлектә күп фатирлы йортларны ремонтлау объектларында 2 мең 560 инспекция тикшерүләре узган, аның нәтиҗәләре буенча 7 муниципаль берәмлектә 32 куркынычсызлык техникасын бозу очраклары ачыкланган.


29
июль, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәтенең чираттагы киңәшмәсен уздырды. Киңәшмә  балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләре концепциясен тормышка ашыру, талантлар белән идарә итү мәсьәләләренә багышланган иде.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында, барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министр урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнашты.


28
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Иннополис шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татфондбанк” ГАҖ директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында 2016-2018 елларга банкның үсеш стратегияләренең гамәлгә ашырылуы турындагы мәсьәлә каралды. Аерым алганда, Директорлар советы әгъзаларына банкның үз капиталы күләмен арттыру буенча уздырылган чаралар хакында мәгълүмат җиткерелде.

ИлдарХаликов уздырылган чараларның мөһимлеген билгеләде. “Әлбәттә, уздырылган чаралар банкның киләчәктәге үсешенә уңай йогынты ясаячак һәм аның мөмкинлекләрен киңәйтәчәк. Республика икътисады өчен Татфондбанкның кече эшмәкәрлеккә һәм җирле предприятиеләргә кредитлар бирүе яхшы булыр иде. Бу Татарстан икътисады үсешенең мөһим факторы. Шуңа бу юнәлешкә аерым игътибар итүне сорыйм”, - дип белдерде Илдар Халиков.


27
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан башкаласында Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуга “Яңарыш” фонды 1 айда 90,7 млн сум акча җыйган.


26
июль, 2016 ел
сишәмбе

Бүгенге көндә нефтькә булган агымдагы бәяләр шартларында сум курсы тулысынча түләү балансына  туры килә, дип уйлый Россия Федерациясенеж финанслар министры урынбасары Максим Орешкин.


25
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы түбәндәге турында хәбәр итә: 2016 елның беренче яртыеллыгында федераль бюджет, Россия Федерациясенең тупланма бюджетлары, тупланма федераль бюджет, шулай ук дәүләтнең бюджеттан тыш фондларының бюджет үтәлешләре турында мәгълүматлар бастырылды.   (http://www.minfin.ru/ru/statistics/index.php).  


23
июль, 2016 ел
шимбә

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе 2016 ел башланганнан бирле 632 тикшерү уздырган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 9 млн. 789 мең сумлык 324 карар чыгарылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 462 әгъзасына тикшерү уздырылган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырыдган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International