ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2014 ел
шимбә
Татарстан Республикасының Финанслар министлырлыгында 19-20 декабрьдә Муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән 2014 елның 11 аенда җирле бюджетларның үтәлешен тикшерү буенча киңәшмәләр узды.

19
декабрь, 2014 ел
җомга
"Дәүләт бүләкләрен бирү - бик рәхәт миссия, - дип билгеләде Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, җыелганнарны сәламләп, - бүген әлеге залда яхшыларның яхшысы; сезнең хәрберегезнең уңышлары бик тә, бик тә әһәмиятле".

18
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда формалашкан җирле үзидарә системасы үзенең нәтиҗәле эшләвен исбатлады, һәм республика җитәкчелеге аны реформалауны кирәксез дип саный. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы җирле үзидарәне үстерү буенча Округ консультатив советы утырышында белдерде. Утырышны Казанда РФ Президентының ИФОда тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич уздырды.


17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Россиянең Үзәк Банкы Россия икътисадының үсеш темпы бәяләвен 5% дип бәяли.

16
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Татарстан мирасы” бренды презентацияләнде. Татарстан Хөкүмәте һәм “Апостол” Стартегик коммуникацияләр үзәге белән берлектә тормышка ашырылган проектны тәкъдим итү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашты.

15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Конфессиональара мөнәсәбәтләрнең уңай характеры Татарстанның конкурент өстенлеге булып тора, ә аны саклап калу – республика җитәкчелеге сәясәтенең приоритеты. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның һәм Татарстан Республикасында Хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмәнең уртак утрышында хәбәр итте. Утырышта шулай ук Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ИФОда Россия Федерациясе Президенты вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләр департаменты директоры Александр Журавский, министрлыклар һәм ведомстволар, федераль башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, муниципалитетлар башлыклары катнашты.


13
декабрь, 2014 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2015 ел Су спорт төрләре буенча ФИНА 16 нчы чемпионатының милли партнерлары белән ниятләр турында килешүләрне имзалау тантанасы уздырылды. «Автомобильләр» («АВТОВАЗ» ААҖ), «Банклар» («АК БАРС» БАНК), «Халыкара товарлар китереп тору» («Шенкер» ЯАҖ), «Вирустан яклау» («Касперский лабораториясе» ЯАҖ), «Таможня операцияләре кылу буенча хезмәт күрсәтүләр» («Система.Ит» ҖЧҖ) категорияләрендә партнерлар билгеләнде.


12
декабрь, 2014 ел
җомга
2015 елда финанс, салым һәм казначылык органнарының уңышлы һәм нәтиҗәле эше Татарстанга икътисадтагы катлаулы ситуацияне җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, салым һәм казначылык органнарының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. Коллегия эшендә Россия Финанс министры Антон Силуанов катнашты.

11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанда ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәсе координацион советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында 2015-2016 елларга социаль-икътисадый сәясәт үткәрү һәм социаль партнерлык үсеше турындагы өч яклы килешү имзаланды.

Килешүне имзалау тантанасы ТР Хөкүмәте йортында узды.
Документка ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе президенты, республиканың Эш бирүчеләр берләшмәсе координацион советы рәисе Александр Лаврентьев һәм Татарстан Пофсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова имзаларын куйдылар.


10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы Банкларга Милли Байлык фондының 10% кадәр күләме бүленүе турында закон проектын эшләп чыгарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International