Чарада билгеләп үтелгәнчә, ил кисәк кенә модернизация кичерсә, мирасы проблемага әверелә, әмма бу Татарстанга туры килми: үсеш алуы белән беррәттән, республика мирасын да онытмый.
“Апостол” Стартегик коммуникацияләр үзәге директоры Тина Канделаки кыскача гына брендны әзерләү өстендә эш барышы турында сөйләде. “Татарстанда бер ел вакыт яшәдек. Безнең алда катлаулы бурыч торды – безгә традицияләргә бик үтемле, сакчыл карарга кирәк иде”, - диде ул.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026 елның 2 маеннан 657 санлы карары белән «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасына үзгәрешләр кертелде.