ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2014 ел
җомга

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында  борынгы Болгар шәһәренә һәм Свияжск утрау-шәһәрчегенә транспорт үтемлелеге мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда шулай ук Россия транспорт министры Максим Соколов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне ачканда билгеләп үткәнчә, РФ Транспорт министрлыгы белән берлектә республикада проектлар гамәлгә ашырылды инде һәм ашырыла. 


12
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
ТР Премьер-министры Илдар Халиков алдагы ягу сезонына уңышлы әзерләнү өчен, бурычлы предприятиеләргә газ һәм электр утын сүндерергә өндәде. Тиешле йөкләмәне ул ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә бирде.

“Ягу сезоны тәмамланды. “Газпром межрегионгаз Казань”, “Татэнергосбыт”ка һәм “Генерирующая компания”гә, агымдагы түләүләрне тулы күләмдә тәэмин итү өчен, барлык кирәкле чараларны күрергә кирәк, шул исәптән, сүндерүне”, - дип белдерде ул.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин мәгълүматы буенча, агымдагы елның 1 нче июненә торак-коммуналь комплексы предприятиеләренең газ һәм электр энерниясен кулланган өчен срогы чыккан бурычы якынча 865 млн.сум тәшкил итә: электр энергиясен кулланган өчен - 55,8 млн. сум һәм 809 млн. сум – газ өчен.

11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Мисыр Гарәп Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Әлбадри белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнаштылар. 

Очрашуда Татарстан белән Мисыр арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү перспективалары турында сүз барды. Мөхәммәд Әлбадри хәбәр иткәнчә, очрашуда катнашучылар ике республиканың ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүдә потенциалы бик зур дигән фикергә килделәр.


10
июнь, 2014 ел
сишәмбе

2015 елда РФда хәмергә акцизлар арттырылмыячак. Бу турыда журналистларга РФ Финанслар министрлыгының салым һәм таможня-тариф сәясәте департаменты җитәкчесе Илья Трунин хәбәр итте.

Әлеге карар 2015-2017 елларга салым сәясәтенең төп юнәлешләренең соңгы редакциясендә язып үтелгән, дип өстәде ул. "2015 елда алкоголь төркемгә акцизларны индексацияләү туктатылып торачак. Ягъни мәсәлән ставкалар 2014 ел дәрәҗәсендә сакланып калачак", - диде ул.

"Салым маневры" буенча Икътисад министрлыгының тәкъдиме ТЭКта бүгенге көндә өстенлекле, ләкин әлегәсалым үзгәрешләре буенча нәтиҗәле карар кабул ителмәгән, дип хәбәр итте журналистларга РФ Финанслар министрлыгының салым һәм таможня-тариф сәясәте департаменты җитәкчесе Илья Трунин.

"Расланган вариант - ул Икътисад министрлыгы варианты, без аларның тәкъдимнәрен сайладык. Карар якын арада кабул ителергә тиеш. Безнең үз карашыбыз бар - ул бердәм, Икътисад министрлыгы белән килештерелгән. Аның нигезе - киләсе елдан нефть тармагында салм күрсәткечләрен үзгәртү һәм таможня  тарифларын җайга салуны үзгәртергә кирәк. Финанслар министрлыгы пошлиналарны ике этап белән киметеп, Файдалы казылмаларны табуга салымны арттырырга тәкъдим иткән иде", - диде ул.  


9
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кертелгән “2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” 616-4 номерлы Закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Бүген депутатлар әлеге Закон проектын IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының 52 нче утырышында карады. Доклад белән ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.
2013 нче елда Татарстан Республикасы бюджетында чыгымнар, керемнәргә караганда, 307 млн 476,1 мең сумга артык булган. Бу хакта бүген IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының 52 нче утырышында әйтелде. Узган елда ТР бюджеты үтәлеше турындагы доклад белән ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.

7
июнь, 2014 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 
2014 елгы Сабан туе бәйрәме уңаеннан
МӨРӘҖӘГАТЕ

"Кадерле татарстанлылар! 

Татарстан Республикасының Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм!

2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе («Стратегия 2030») проектын эшләүнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Леонтьев үзәге белгечләре сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасын 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үстерү стратегиясе («Стратегия 2030») Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча «Леонтьев үзәге» социаль-икътисадый тикшеренүләр халыкара үзәге» ЯЧҖ консорциумы җитәкчелегендә («Шәһәр планлаштыру лабораториясе», AV Group, Социологик тикшеренүләрнең бәйсез үзәге ҖЧҖ, Социаль сәясәт бәйсез институты, Ernst & Young компаниясе, Номура тикшеренү институты катнашында) Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә әзерләнә.


6
июнь, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия тимер юллары» ААҖ өлкән вице-президенты – «Тимер юл техникасы җитештерүчеләр берләшмәсе» президенты Валентин Гапанович белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, шулай ук Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун һәм «ALSTOM Deutschland AG» компаниясе идарәсе әгъзасы Мартин Ланге катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International