ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2014 ел
җомга

2015 елда Кырымны үстерүгә 100 млрд. сум акча тотылачак, әлеге акчага Керчен күперен салуга каралган чыгымнар да керә. Бу турыда Мәскәүдә узган брифингта РФ финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.

Министр әйтүе буенча, Крым үсешенә тотылачак акчаның күләме, алдан санаулар буенча, 100 млрд. сум тирәсе тәшкил итәчәк.

Төбәкләргә сатулардан салым кертү өчен рөхсәт бирү турында карар зле кабул ителмәгән, бу тәкъдим Хөкүмәттә каралачак. Бу турыда матбугат конференциясендә РФ финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте. 

Аның сүзләре буенча, төбәкләрнең бюджетларының керем өлешен арттыру өчен РФ Хөкүмәтендә төрле мәсьәләләр тикшерелә. Шул исәптән төбәкләр тарафыннан сатуларга салым кертү дә тикшерелә, ләкин карар әлегә кабул ителмәгән. Силуанов билгеләп узганча, әлеге мәсьәлә хөкүмәттә җәй агымында тикшереләчәк.

РФ Хөкүмәте утырышында пәнҗешәмбе көнне 2015 елга һәм 2016, 2017 елдагы план чорына бюджет сәясәтенең төп юнәлешләрен һәм федераль бюджет күрсәткечләрен раслады, дип хәбәр итте журналистларга РФ финанслар министры Антон Силуанов. РФ бюджеты кытлыгының фаразы 2015 елга ике тапкыр диярлек кимегән -моңа кадәр ул 796,6 миллиард сум булыр дип көтелсә, бүген ул 328,7 миллиард сум булыр дип көтелә.
РФ Хөкүмәте дивидентлардан керүче физик затларның кеременә салымны 9 проценттан 13 процентка кадәр күтәрү турында Финанслар министрлыгы керткән тәкъдимне хуплады, дип белдерде хөкүмәт утырышы нәтиҗәләре буенча журналистларга финанслар министры Антон Силуанов.

3
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Moody’s Investors Service белгечләре Татарстан Республикасының кредит рейтингын Ваа3 бәясендә тотрыклы фараз белән раслады. Әлеге бәя төбәкнең "уртача системалы басым ясауга каршы тора ала" дигәнне аңлата.

Халыкара агентлыкның рәсми хәбәренә сылтама ясап, ИТАР-ТАСС хәбәр иткәнчә, барлыгы кредит рейтингы Россиянең унҗие шәһәренә һәм төбәгенә расланган.


2
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасын энергия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Бүген энергетика хәзерге заман икътисады өчен база тармагы булып тора, диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышын ачып. Республикада энергетика объектларын модернизацияләү, шулай ук яңа куәтләрне гамәлгә кертү буенча җитди эш алып барыла. Шулай да энергетика җайланмаларының физик һәм мораль искерүе актуаль булып кала.

Дәүләт инвестицияләрен финанслау өчен өстәмә бәягә салымны Хөкүмәт кайтармыячак, дип белдерде РФ финанслар министры Антон Силуанов журналистларга сишәмбе көнне Владиковказда бюджет проектировкалары буенча чәршәмбе көнне узачак комиссия утырышы башланыр алдыннан.

"Без дәүләт инвестицияләрен финанслыйбыз, ә аннары бу дәүләт инвестиицияләре буенча өстәмә бәягә салымны кайтарабыз. Дәүләт инвестицияләрен финанслау өчен без өстәмә бәягә салымны кайтармаска планлаштырабыз, монда да янга калдырачакбыз", - диде ул министрлыкның тәкъдимнәренең берсе турында.

РФ Финанслар министрлыгы 2015-2017 елларда тышкы базарда ел саен 7 млрд. доллар бурычка алырга исәпли. Бу турыда журналистларга финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.

"Әлегә тышкы бурычлар 7 млрд доллар,. 2015 елдан башлап алар бер урында тора".ю - диде министр.

2014 елда Россия еврооблигацияләрне урнаштырудан баш тартты һәм эчке бурычларны күзгә күренеп киметте. Башта 7 млрд. доллар алып торырыга планлаштырылган иде.

Финанслар министрлыгы 2015 елга өч еллык федераль бюджетта салынган тулай төбәк продуктының 1% күләмендә салынган бюджет кытлыгын,тулай төбәк продуктының 0,4% кадәр киметкән.

Бюджет проектировкалары буенча чәршәмбе көнне узачак Хөкүмәт комиссиясе алдыннан министрлык җитәкчесе Антон Силуанов журналистларга хәбәр иткәнчә, 2016 һәм 2017 елда кытлык тулай төбәк продуктының 0,6% күләмендә булыр дип бәяләнә.

РФ Финанслар министрлыгы "Роснефть" акцияләренең 19,5% хосусыйлаштырудан планлаштырылучы керемнәрне 2016 елдан 2015 ел бюджетына күчергән.

Моңа кадәр министрлык "Роснефть" дәүләт пакетына ия булган "Роснефтегаз"дан дивидент буларак 2016 ел бюджеты керемнәренә 423,5 миллиард сум өстәгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International