2014 елның 1 гыйнварыннан сәламәтлек саклау учрежденияләрендә беренчел звенодагы табиб-белгечләрнең хезмәт хакын арттыру һәм кадр составын ныгыту буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында түләүләр түбәндәгечә арттырылды:
- табиб-терапевтларга, участок табиб-педиатрларына, гомуми тәҗрибә табибларына (гаилә табиблары) - 10 000 сумнан 15 000 сумга кадәр;
- махсус белгечләргә - 4 800 сумнан 7 300 сумга кадәр.
2014 елның 30 гыйнварында Премьер-министр Дмитрий Медведев уздырган киңәшмәдә мәктәпкәчә белем бирү буенча җирле системаларны яңартуга субсидияләрне төбәкләр арасында бүлү буенча карар кабул ителде. 2014 елда Россиянең 50 субъектына 10 миллиард сум акча юнәлдереләчәк. "Акчалар биналарны заманча стандартларга туры китереп салу, үзгәртеп салу, ремонт ясау һәм җиһазландыруга тотылачак, - дип искә төшерде Министрлар кабинеты башлыгы. - Әлбәттә, аларны игътибар белән һәм кысып тотарга кирәк. Янәдән төбәкләрдәге хезмәттәшләремә мөрәҗәгать итәм: балалар бакчаларын чиратны бетерү өчен федераль бюджеттан саллы акча бирелә, сездән сыйфатлы һәм үз вакытында эш таләп ителә."
Россия Хөкүмәте Россия Федерациясе субъектларына чыгым йөкләнмәләрен финанслашу буенча Федерация бюджетларына федераль бюджеттан ярдәм йөзеннән 2014 елда биреләчәк субсидияләрне бүлүне раслаган:
- нәселле терлек үстерү (ит юнәлеше буенча эре мөгезле нәселле малдан башка) 3 325,0 млн. сум күләмендә. Татарстан Республикасына бирелүче субсидия 77,7 млн. сум тәшкил итә.
- ит юнәлеше буенча эре мөгезле нәселле мал өчен 380,0 млн. сум. Татарстан Республикасына бирелүче субсидия күләме 0,275 млн. сум.