ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич беренче тапкыр “Алабуга” махсус икътисади зонасында булды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.

Кунакларга «Роквул Волга», «Форд Соллерс Елабуга» һәм төзелә торган "Тракья Гласс Рус" заводларын күрсәттеләр. Михаил Бабичка “Форд Соллерс”та агымдагы елның икенче яртысында яңа буын "Ford Transit" ны җыярга планлаштырулары турында сөйләделәр.

Аннары МИЗ административ-эш үзәгендә “Алабуга”ны тәкъдим иттеләр. “Алабуга” сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, дөньяви брендларның ни өчен махсус икътисади зонаны сайлаулары турында сөйләде. Биредә салым ташламалары һәм әзер инфраструктура, экономияләү мөмкинлеге бар.

Хәзер МИЗнда 41 предприятие-резидент теркәлгән, 2020 елга аларның саны 120 булачак. Теркәлгән резидентларның планлаштырылган инвестицияләр күләме 109 млрд. сум тәшкил итә, аның 58 млрд сумы инвестицияләнгән. Бүген биредә 9 предприятие эшли, берничә резидент быел эшли башлый.

“Алабуга” МИЗ, Кытайның берничә дистә ел эшләгән икътисади зоналары белән беррәттән, Топ-40 ка кергән”, - диде Тимур Шаһивәлиев.

Владимир Путин дәүләт бүләкләре белән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановны, Казан мэры Илсур Метшинны һәм кайбер ТР министрларын 2013 елда Универсиадагы әзерләнгәндә һәм аны уздырганда зур өлеш кертүе өчен бүләкләде. Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин II дәрәҗәдәге "Ватан алдындагы казанышлары өчен" орден медале белән бүләкләнед. Котлыйбыз! 

27
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
«Fitch Ratings» рейтинг агентлыгы Татарстан Республикасының инвестицион рейтингын BBB дәрәҗәсендә раслады ("Стабиль" фараз). «Fitch Ratings» агенлыгы нәтиҗәләре буенча бу республика икътисадының яхшы диверсификацияле, бюджет үтәлешенең көчле күрсәткечләрен, бюджет белән консерватив идарә итү, көчле ликвидностьле булуын чагылдыра. Шул ук вакытта республика икътисады диверсифицияле салым базасын тәэмин итүче көчле сәнәгать секторына нигезләнгән, шуңа да бюджет беренче чиратта үзенең ресурсларына ышана.  

2013 ел йомгаклары буенча Татарстаның нефть-газ химиясе комплексында производство үсеше 1,7% тәшкил итә. Бүген бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында хәбәр ителде.Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган әлеге утрышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.


2013 елда нефть-газ химиясе комплексының эш йомгаклары турындагы нотык белән «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Россия 2013 елны инвестицияләр һәм сәнәгать җитештерүе стагнациясе белән тәмамлады. Татарстан да икътисадый үсеш кимүгә тап булды. 2013 ел йомгаклары буенча Татарстаның нефть-газ химиясе комплексында производство үсеше 1,7% тәшкил итә. Резина әйберләре һәм нефть продуктлары җитештерү кимегән. Шул ук вакытта нефть химиясе продуктлары, пластмасса әйберләр җитештерү һәм нефть чыгару арткан. Үткән ел Татарстан Республикасында 32,8 млн тонна нефть чыгарылган.

Бүген ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин 2013 ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе күләмен 500 мең сумга кадәр арттыру тәкъдиме белән чыкты. Президент исә министрның премиянең күләмен арттыру тәкъдимен хуплады.

Билгеле булганча, бүгенге көндә әлеге премия күләме 300 мең сум тәшкил итә. Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе һәр ел саен, Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук сәнгать белеме һәм әдәбият белеме өлкәсендәге күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.


Бүген ТР Мәдәният министрлыгының 2013 ел йомгакларына һәм агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов узган елда мәдәниятнең тармак буларак уңышлы эшләвен билгеләп үтте.

“Мәдәният һәм сәнгать безнең тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм арттыру юнәлешендәге эшчәнлегебезнең дәрәҗәсен күрсәтә. Икътисади һәм рухи үсеш өлкәсендәге проблемалар арта барган чорда, бүгенге җәмгыятьтә мәдәниятнең әһәмияте аеруча арта. Монда мәдәният сүзенә зур мәгънә салырга кирәк: кешеләр арасында мөнәсәбәтләр культурасы, хокук һәм сәясәт өлкәсендәгесен дә карарга кирәк. Без мәдәниятне җәмгыятьнең цивилизациягә корылган нигезе, әхлакый кыйммәтләр җыелмасы, милли үзаң нигезе буларак кабул итәргә тиеш”, - дип, агымдагы елның Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елы дип игълан ителүен билгеләп үтте. Бу елның әлеге тармакта эшләүчеләр алдында мөһим бурычлар куюын билдерде. Татарстан Республикасының 2014-2020 елларга исәпләнгән мәдәниятне үстерү буенча Дәүләт программасын кабул итүләрен җиткерде.

24
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 23-24 гыйнварда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре һәм шәһәрләренең финанс-бюджет палаталары җитәкчеләре белән очрашулар узды. Әлеге киңәшмәләрдә 2013 елда җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2014 елның гыйнвар аенда көтелүче үтәлеше тикшерелде.
РФ Финанслар министры Антон Силуанов сум курсының чайкалуында проблема һәм төпле нигез күрми, чөнки РФ түләү балансының агымлагы операцияләрендә сальдо тотрыклы уңай. Шулай дип ул "Эхо Москвы" радиостанциясе эфирында белдерде.  
Бүген ТР Министрлар Кабинетында сыйфат өчен ТР Хөкүмәте премияләренә республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.
Бүләкләүдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, министрлык һәм ведомство, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

И.Халиков билгеләп үткәнчә, әлеге конкурс инде 9 нче ел уздырыла. “Бу җиңүчеләрне билгеләү механизмында ышаныч дәрәҗәсе югары булган конкурсларның берсе”, - дип ышана И.Халиков. Аның сүзләренчә, предприятиеләрнең эшчәнлек сыйфаты конкурс комиссиясе белән генә түгел, ә аларның партнерлары һәм клиентлары тарафыннан бәяләнә.

Әлеге конкурска 2003 нче елда нигез салынган. Конкурсны уздыру дәвамында анда якынча 700 предприятие һәм оешма катнашкан. ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сөйләп үткәнчә, үткән елда конкурста катнашуга гаризаларын 82 оешма тапшырган, шул ук вакытта 5 гариза башка субъекттан: Башкортстан һәм Мордовия Республикалары, Түбән Новгород һәм Свердловск өлкәләре, Краснодар крае предприятиеләреннән дә булган. “Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Әтнә районнары предприятиеләре һәм оешмалары иң зур активлык күрсәткән”, - дип өстәде Р.Зарипов. Аның сүзләренчә, шул ук вакытта сәнәгать һәм мәгариф өлкәләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе предприятиеләре һәм оешмалары актив булган.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2013 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар, агымдагы елга планлы күрсәткечләрне расладылар.

“Генерирующая компания” ААҖнең 2013 елда электр энергиясе эшләп чыгаруы 14 839 млн.кВтч тәшкил иткән, бу узган елгы күрсәткечтән 7 %ка, фаразланган күрсәткечтән 10%ка кимрәк. Үзе җитештергән җылылык энергиясен җибәрү 9 569 мең Гкал тәшкил иткән, бу 2012 елдагы күрсәткечтән 3%ка һәм планлаштырылганнан 6%ка кимрәк.

2013 елда “Генерирующая компания” ААҖ төзекләндерү программасы чыгымнарын 1млрд.80млн. сум күләмендә финанслауны планлаштырган иде, планның үтәлеше 99,5% тәшкил иткән. Капиталь төзелеш планы 98,4%ка үзләштерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International