ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2013 ел
сишәмбе
2014 елга һәм 2015-2016 елдагы план чорына Россия Федерациясе салым сәясәтенең төп юнәлешләре проекты Россия Федерациясе  Финанслар министрлыгының интернет челтәрендәге сайтында урнаштырылган.

6
май, 2013 ел
дүшәмбе

Россия Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин Универсиада әзерләүгә һәм уздыруга юнәлдерелгән бюджет чараларын тотуны тикшерү йомгаклары буенча Татарстанга карата җитди сораулар көтми. Бу хакта ул бүген Казанда булачак Студентлар уеннарының кайбер объектларында булу һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән очрашу йомгаклары буенча хәбәр итте.

Очрашу тәмамлангач, Сергей Степашин журналистларга интервьюсында искә төшергәнчә, Россия Федерациясе Хисап палатасы Татарстан Республикасы Хисап палатасы белән берлектә Универсиадага әзерлек барышын даими рәвештә тикшереп тора. Бүген Россия Федерациясе Хисап палатасы башлыгы төзелүче “Казан-Арена” стадионында булды. “Һәм сезне ышандырып әйтәм, Универсиада үз вакытында узачак, әзерлек график буенча бара, Универсиаданы ачуга бәйле кайбер зур булмаган техник мәсьәләләр генә калган,” – дип белдерде С.Степашин.


2
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан һәм Индонезия сәүдә-сәнәгать палаталары арасында бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Татарстан делегациясенең Индонезиягә визиты кысаларында хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салынды.

Индонезия белән Татарстан арасындагы икътисадый хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре буенча Индонезия Сәүдә-сәнәгать палатасының штаб-квартирасында фикер алышу өчен ике якның да бизнес вәкилләренә түгәрәк өстәл оештырылды. Түгәрәк өстәлне ачып, Индонезия Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Сурьо Сулисто билгеләп үткәнчә, Россия һәм Индонезия бик тиз үсүче илләр рәтенә керә, бу бөтендөнья икътисадындагы катлаулы чорда аеруча мөһим. ССП башлыгы ассызыклаганча, 250 млн. Кеше яшәүче Индонезиянең потенциалы бик зур. Фаразларга караганда, Индонезия 2020 елга бөтендөнья икътисадының иң эре вәкилләре дистәсенә керәчәк, ә 2030 елга ул алтылыкта булачак.


1
май, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш визиты кысаларында Дубай- DuBiotech иң эре сәнәгать паркында булды. Бу биомедицина өлкәсендә дөньяда беренче махсус икътисадый зонасы - Dubai Biotechnology and Research Park.Проектның инвесторы һәм идарәче компаниясе – TECOM Investments компаниясе.

2007 елда лаборатор комплекс төзелә башлады, ул 2010 елда эксплуатациягә тапшырылды. Шул ук вакытта офис-склад комплексларын төзү дә тәмамланды. Әлеге вакытта DuBiotech территориясендә 600 кв. м мәйданлы биек биналар – паркның штаб-квартирасы төзелеше алып барыла.


29
апрель, 2013 ел
дүшәмбе

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Владимир Кириллов белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Чара ТР Хөкүмәт йортында узды. Искә төшерик, Владимир Кириллов Казанга Татарстан Республикасында калдыклар белән эш итү бердәм комплекслы системасын оештыру турында киңәйтелгән киңәшмәне уздыру өчен килде.

Бүгенге очрашу барышында Владимир Кириллов һәм Рөстәм Миңнеханов җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендәге бүгенге хәлләр торышы турында, шулай ук калдыкларны утилизацияләү һәм эш итү өлкәсендә берничә экологик мәсьәлә турында фикер алыштылар.  Рөстәм Миңнеханов регионнар проблемаларына Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт ягыннан игътибар өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук бүген, Казанда узачак җәйге Универсиада алдыннан, Татарстан Республикасы җитәкчелегенең калдыкларны җыю, калдыкларны утилизацияләү,  калдыклар белән эш итүнең алдынгы ысуллары мәсьәләләренә бик җитди каравы турында әйтте.

Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Республиканың нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең 2013 елның 1 кварталындагы эшчәнлегенең якынча йомгакларын холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин игълан ителде.

Агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча ил күләмендә дә, шул исәптән Татарстанда да сәнәгатьтә үсеш темплары борчу тудыра. Татарстанда бу чорда сәнәгатьтә үсеш индексы 101,9 проценттан артмаган. Кризис булган 2008-2009 елларны исәпкә алмаганда, бу соңгы 11 елдагы иң түбән күрсәткеч, ди “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин.


27
апрель, 2013 ел
шимбә

Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырыгынчы утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2012 елдагы эшчәнлеге турында хисап белән чыкты.

“Татарстан бүгенге көндә илдә әйдәп баручы төбәкләрдән санала”, - дип башлап җибәрде ул үз чыгышын. Аның сүзләренчә, узган елны тулаем алганда, уңышлы дип санап була.

Аның хисабында билгеләп үтелгәнчә, 2012 елда эчке тулаем продукты (ЭТП) 1415 млрд. сум тәшкил иткән. 2011-2012 елларда ЭТП гамәлдәге бәяләрдә 410,3 млрд. сумга арткан. Динамика, барыннан да элек, җитештерү производстволары, төзелеш үсешенеә һәм куллану ихтыяҗының артуына бәйле.


26
апрель, 2013 ел
җомга

Казанда бүген инжиниринг үзәкләренә дәүләт ярдәме мәсьәләләре турында киңәшмә булды. Аны ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  Шулай ук киңәшмәдә Россия Федерациясе финанс министры урынбасары Андрей Иванов, Россия инновацион регионнары ассоциациясе директоры Иван Бортник,  Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше департаменты директоры Наталья Ларионова, РФ  субъектлары вәкилләре - Россиянең инновацион регионнары ассоциациясе әгъзалары катнашты. 

Киңәшмә барышында катнашучылар инжиниринг үзәкләренә дәүләт ярдәменең мөмкин булган ысуллары турында фикер алыштылар. Регионнар вәкилләре салым льготалары, дәүләт субсидияләре һәм башка ярдәм чаралары кебек берничә тәкъдим ясадылар. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “ТАИФ” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты, анда 2012 елга “ТАИФ” компанияләр төркеме һәм баш компания эшчәнлегенә йомгак ясалды.

2012 елга “ТАИФ” компанияләр төркеме һәм “ТАИФ” ААҖ эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы нотык белән компаниянең генераль директоры Альберт Шиһабетдинов чыгыш ясады. Ул акционерларга хисап чорында компанияләр төркеменә хәл итәргә туры килгән проблемалар турында мәгълүмат бирде,шулай ук һәрчак игътибар таләп итә торган һәм якын киләчәктә тиз арада хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне билгеләде.  

2012 ел эчендә ,“ТАИФ” компанияләр төркеменә хәл итәргә туры килгән кыенлыкларга карамастан, үткән ел компания эшчәнлегенең барлык чорында иң зур күрсәткечләргә ирешелгән.


25
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Казан венчур ярминкәсе – төрле проектларны гамәлгә ашыру өчен идеяләр, хокукый киңлекләрне яхшырту һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген җиңеләйтүче идеяләр бирә торган мәйданчык ул – болар барысы да Татарстан Республикасына яңа инвесторлар тартачак, бизнеска кыска арада аякка басырга мөмкинлек бирәчәк. 8нче Казан венчур ярминкәсен ачу тантанасында Венчур инвестицияләүнең Россия ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен шулай дип белдерде.  

Традицион ярминкәгә әверелгән Казан венчур ярминкәсе бүген КСКК «Корстон»да ачылды, ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International