ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2013 ел
дүшәмбе
Россия Федерациясенең рәсми инернет битендә "Финанс һәм иминият базары үсеше, халыкара финанс үзәге булдыру" РФ Дәүләт программасы урнаштырылды.

2
март, 2013 ел
шимбә
Бүген Рөстәм Миңнехановка “Леонтьев үзәге” халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге (Санкт-Петербург) белгечләре экспресс-диагностика һәм  “2030 елга кадәр Татарстан Республикасын үстерү стратегиясе” проектын тикшерү программасыннан торган кыскача доклад тәкъдим иттеләр.
Тәкъдир итүдә  “Леонтьев үзәге” халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге” ЯАҖ  генераль  директоры Ирина Карелина,  “Леонтьев үзәге” халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр фәнни-тикшеренү программаларының директор-координаторы Леонид Лимонов, Бәйсез социологик тикшеренүләр үзәге директоры Виктор Воронков, Санкт-Петербург дәүләт университетының ирекле сәнгатьләр һәм фәннәр факультеты деканы, “Леонтьев үзәге” МЦСЭИ баш фәнни хезмәткәре Алексей Кудрин һәм башкалар катнашты.
2013нче ел дәвамында “Горбунов исемендәге КАПО” ААҖ  берләшкән авиатөзелеш  корпорация кысаларында бердәм структурага берләштерелергә тиеш. Бүген бу турыда ике предприятенең Казан шәһәрендә уздырылган гомуми җыелышында  хәбәр ителде.  Җыелышта шулай ук Татарсан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
“ОАК” ААҖ президенты Михаил Погосян үзенең чыгышында белдергәнчә, 2012 елда  “Туполев”  ААҖ  һәм КАПО тулаем алганда үз алларына куйган бурычны үтәделәр, ерак авиация самолетларын ремонтлауга һәм модернизацияләугә, махсуслаштырылган авиация комплекслары булдыруга кагылышлы  кайбер бурычлар хәл ителеп бетмәгән.
“2012 елда КАПОның һәм  “Туполев”ның берләштерелгән табышы якынча 7,5 млрд сум тәшкил итте, бу безнең алга куелган максатларга һәм бурычларга туры килеп бетми, - дип белдерде М.Погосян. – Тотырыклы үсеш тәэмин итү өчен без җитештерү күләмнәрен арттырырга тиеш. 2013 елда бу ике берләшмәнең берләштерелгән табышы якынча 17,5 млрд сум булырга тиеш. 2015 елда без  20 млрд  сумлык күләмнәргә ирешергә тиеш”.
2013 ел стартына әзерләнергә һәм барлык төзелеш эшләрен апрель азагында башларга кирәк.  Татарстан Республикасы  Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында уздырылган традицион республика киңәшмәсендә шундый йөкләмә бирде. Бу чарада шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.    
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республикада төзелешкә барлык объектларда да төзелеш эшләренең 50-60 процентын  үз көчләре белән башкаручы генподрядчыларны җәлеп итәргә кирәк. Субподрядчыларны үз эшләрен башкаруга җәлеп итә торган компанияләрне чакыруга ук акча чаралары белән махинацияләр башлана, ди ул.
“Без бер мизгелдә бу схемалар аркасында үзебез дә сизмәстән җинаятьчеләргә әверелергә мөмкин, мондый схемалар буенча подрядчы субподрядчыларга акчаны янга җибәрергә рөхсәт биргән очракта, кайчан да булса җавап бирергз туры киләчәк. Без үзебезне мондый кырын куллылыктан саклап калырга тиеш, барлык бу компанияләр – бер көнлек. Хәзерге вакытта акчаларның кая тотылуын тикшерү буенча зур эш алып барыла, ә ялган схемалар буенча эш итү беркемне дә яхшылыкка китергәне юк әле”, - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга.

1
март, 2013 ел
җомга
“Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы 2013 елның 28 февралендә булды. Утырыш ТР Хөкүмәт Йортында, ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узды.

Утырышта каралган төп мәсьәләләр – 2013 елга “Татспиртпром” ААҖ бюджетын раслау ,инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм шулай ук 2013 елның гыйнвар аендагы эш нәтиҗәләре.

“Татспиртпром” ААҖ генераль директоры Георгий Куприянов инвестиция проектларын гамәлгә ашыруның барышы хакында чыгыш ясады. Тәүлегенә 10мең декалитр җитештерүче Усад спирт заводы төзелеше инвестиция программасы 70% ка яисә 877млн. сумга финансланган .
Бүген Лениногорскида эшлекле сәфәр белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков булды. Ул “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән берничә җитештерү һәм мәгариф объектында булды, шулай ук район Советының йомгаклау сессиясендә катнашты.
Кунаклар “Агропак-Татарстан”ҖЧҖ алкогольсез эчемлекләр һәм минераль сулар заводы эшчәнлеге белән танышты. Ул 1997 нче елда “Татнефть” компаниясе инициативасы буенча сафка бастырылган һәм алдагы елларда динамик рәвештә үскән. Эшчеләр саны – 116 кеше. 2006 нчы елдан коллектив белән Юрий Азимов җитәкли. Ул берничә цех мисалында заводның заманча югары җитешерүчән җиһазлар белән тәэмин ителүен һәм квалификацияле кадрларга ия булуын сөйләде һәм күрсәтте. Илдар Халиков предприятиедә әзерләнелгән куасны эчеп карады һәм аны лаеклы рәвештә бәяләде.
ТР Премьер-министрына Лениногорск нефть техникумында билгеле бер уңышлар турында сөйләделәр, аның студентлары күп тапкырлар махсус дисциплиналар һәм спорт ярышлары буенча шәһәр һәм төбәк олимпиадаларында призер булган. ТР Хөкүмәте башлыгы берничә белем алу бүлмәсенә һәм лабораториягә кереп чыкты, студентлар һәм укытучылар белән аралашты.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков эшлекле сәфәр белән ТР Бөгелмә муниципаль районында булды.

Сәфәр кысаларында ул муниципаль район Советы сессиясе эшендә катнашты, анда 2012 нче елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2013 нче елга бурычлар каралды.

Шулай ук сессиядә муниципаль район башлыгы Илдус Касыймов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов, “Татнефть” ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты, "ТНГ-Групп” ҖЧҖ генераль директоры Ринат Харисов, ТР Дәүләт Советы депутаты Василий Логинов һ.б. катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы башкаласына Финанс мониторингы буенча федераль хезмәт директоры Юрий Чиханчин эш визиты белән килде. “Казан” халыкара аэропортында Юрий Чиханчинны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
ТР Хөкүмәт йортында,ТР Президентының эш бүлмәсендә Рөстәм Миңнеханов белән Юрий Чиханчин әңгәмә кордылар. Алар милли иминлеккә куркыныч янаучы төп чыганакларның берсе буларак террорчылыкны финанслауга каршы көрәш чаралары буенча фикер алыштылар.
Дәүләтебез мәҗбүри пенсион җыелмаларына һәм үзе теләп түләүләрне саклап калуның гарантия системасын эшләп чыгарырга ниятли. Бу турыда РФ Финанслар урынбасары Алексей Моисеев "Известия" газетасына сөйләде.  Шулай ук пенсион җыелмаларны инфляциядән саклап калып булырмы, Россия халкына акчасыз картлыктан ничек сакланырга турыда сүз барды.
Platts  һәм Argus котиров агентлыклар белдерүенчә, Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2013 елның февралендә барреле өчен 114,45 доллар тәшкил итте. Бу узган 2012елның  шушы ук ае белән чагыштырганда (118,92доллар) 3,76% кимрәк. Бу турыда РБКга РФ финанслар министры белгече Александр Сакович хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International