РФ финанслар министры Антон Силуанов пәнҗешәмбе көнне Хакимият утырышында сопртны үстерү буенча федераль максатчан программа вакыты узгач, яңа программа эшләмичә, барлык чараларны спортны үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырырга тәкъдим итте.
Россия Банкы рәисе итеп Эльвиры Набиуллинаны билгеләсәләр, Үзәк Банкның акча-кредит сәясәте йомшармыячак, дип белдерде үз фаразын РФ финанслар министры Антон Силуанов. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.
"Ниндидер йомшаруны көтәргә кирәми. Әлбәттә, акча-кредит сәясәте алып барганда Үзәк банк бәйсезлеген саклып калачак", - дип Владимир Путинның үзәк Банк башлыгы урынына Эльвира Нәбиуллина тәкъдиме турында үз фикерен белдерде.