Казан шәһәрендәге 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек график буенча җитәрлек дәрәҗәдә сыйфатлы бара. Бүген бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Физик культура һәм спортны үстерү советының Казанда узган утырышында белдерде. Совет эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, спорт федерацияләре җитәкчеләре катнашты. Утырыш Универсиаданың Халыкара мәгълүмат үзәгенең яңа бинасында узды.
Утырышны ачып, Владимир Путин булачак Универсиада спорт объектларында бүген күргәннәренең барысы белән дә канәгать булуын билгеләп үтте. “Минем күңелем булды, Казан әкренләп Россиянең спорт башкаласына әверелә бара, минемчә. Гаять зур төзелеш алып барыла һәм ул тиз темпларда башкарыла, бар да план буенча бара һәм бу күңелгә ятышлы дияргә кирәк. Әмма ирешелгәннәр белән канәгатьләнмичә алга баруны дәвам итәргә, шуңа күрә дә башкарылганнарны тагын бер кабат игътибар белән карап чыгарга, киләчәк эшләрне барларга кирәк, - дип белдерде Россия Президенты.
Россия Финанс министрылыгы 2014 елдан кыйммәтле кәгазьләргә озак вакытлы инвестицияләргә гражданнар кеременә салым салудан азат итәргә исәпли. Бу турыда министрлык җитәкчесе урынбасары Сергей Шаталов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов TELMONDIS Франция компанисе җитәкчелеге белән очрашты.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды. Очрашуда шулай ук Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы «Татмедиа» җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов катнаштылар. Telmondis компаниясенән президенты Антуан Персе (Antoine Perset), техник директоры Пьерр Колле (Pierre Collet), идарә итүче директоры Денис Морльер (Denis Morliere) булды.