Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов TELMONDIS компанисе җитәкчелеге белән очрашты

2013 елның 18 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  TELMONDIS Франция компанисе җитәкчелеге белән очрашты.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды. Очрашуда шулай ук Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы «Татмедиа» җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов катнаштылар. Telmondis компаниясенән президенты Антуан Персе (Antoine Perset), техник директоры Пьерр Колле (Pierre Collet), идарә итүче директоры Денис Морльер (Denis Morliere) булды.

Искә төшерик, Telmondis компаниясе аудиовизуаль продукция җитештерүчеләр, эре мәдәни вакыйгаларны видеотрансляциясен оештыручылар арасында дөньяда иң эреләреннән санала. Telmondis Distribution Париж шәһәренең Милли операсы, Цюрих шәһәренең опера һәм Брюссель король опера театрлары белән, «Фениск» Париж циркы белән, Россиядә – Мариинский театр белән (Санкт-Петербург) һәм Зур театр (Москва) белән хезәттәшлек итә, аерым спектакльләрне һәм тамашаларны, шулай ук фестиваль программаларын трансляцияли.

Компания якындагы арада 2013 елгы Мәдәни Универсиада кысаларында М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узачак  җәйге опера-балет фестивале Гала-концертын Европа каналларында трансляцияләү турында килешү төзиячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International