Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган парламент тыңлауларында “2017 елга һәм 2018, 2019 елдагы план чорына бюджет турында” закон проекты тикшерелде. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Парламент тыңлауларына чыгарырдан элек әлеге документның проекты профильле юнәлешләр буенча барлык комитетларның утырышында каралган иде. Төп закон һәрбер депутат тарафыннан җентекләп өйрәнелә.
Киләсе елда республика бюджетының керемнәре 166,8 миллиард сум булыр, дип көтелә. Чыгымнар күләме исә – 174,4 миллиард сум. Дефицит 7,6 миллиард сум тәшкил итә. Әмма әлегә бюджет тулы күләмдә формалаштырылмаган. Федераль акчалар исәпкә алынмаган әле.
2017 елга Татарстанның мәдәният һәм кинематография өлкәсенә 6761,2 млн сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк. 2018 елга бу сумма 7119,4 млн сум, 2019 елда 7083,4 млн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев җитәкчелегендә узган утырышта республика финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.
Агымдагы ел бюджетын раслаганда, Татарстан Мәдәният министрлыгына 3820,5 млн сум акча бүлеп бирелгән булган. 2017 елга бүленәчәк бюджет хисабына “Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар мәдәни мирасы” комплекслы проектын, “2014-220 елларда Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү” прграммасын тормышка ашыру һәм тагын 6 дәүләт программасы гамәлгә кую каралган.
18 октябрьдә Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды. Утырышны комитет рәисе Шакир Яһүдин алып барды.
Агымдагы елда Россиядә тулаем төбәк продукты 0,6 процентка кимегән. 2015 елда әлеге күрсәткеч 3,7 процент булган. Татарстанда исә бу юнәлештә уңай үсеш күзәтелә. Республикада тулаем төбәк продукт быел 102,5 процент тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан икътисад министры урынбасары Олег Палевин хәбәр итте. Утырыш барышында Татарстан Республикасының 2017 елга һәм 2018, 2019 еллар планлы чорына бюджет проекты каралды.
Бу ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда тулаем төбәк продукты 1 трлн 929 млрд сум тәшкил итәр һәм 102,3 процент үсештә булыр дип фаразлана. 2017-2019 елларда тулай төбәк продукты үсеше 103,1-104,2 процент булыр дип көтелә.
2016 елның гыйнвар-сентябрь айларында федераль бюджет үтәлешенең төп күрсәткечләре якынча исәпләүләр белән түбәндәгечә:
- тупланган керемнәр күләме - 9 293 990,1 млн. сум, яисә "2016 елга федераль бюджет турында" Федераль закон белән расланган федераль бюджет керемнәренең гомуми күләменнән 67,6%;
- чыгымнар үтәлеше - 10 869 524,2 млн сум, яисә "2016 елга федераль бюджет турында" Федераль закон белән расланган федераль бюджет чыгымнарының гомуми күләменнән 67,5%, ачыкланган росписьнең 66,6%.
-кытлык күләме (-) 1 575 534,1 млн. сум.
Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясе финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.
Татарстан Президенты тарафыннан 2017 елга республика бюджеты 166,8 млрд, чыгымы 174,4 млрд сум булыр дип планлаштырылган. Бу хакта бүген 2016 елның 9 аенда Татарстанның берләштерелгән бюджет үтәлеше нәтиҗәләренә багышланган республика киңәшмәсендә ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәиселегендәге киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
“Бюджет проектында, федераль бюджетны каралышка кертү вакыты октябрь ахырына күчерелү сәбәпле, федераль акчалар юк. Ул икенче укылышка планлаштырылган”, - дип аңлатты министр. 2017-2019 елларга бюджет формалаштырылганда 2017 елга керемнәр күләме нефтьнең барреле 40 доллар, доллар курсы 65 сум, инфляция 4,9 процент исәбе файдаланып саналды, диде Радик Гайзатуллин.
Татарстанның финанслар министры сөйләгәнчә, республиканың берләштерелгән бюджетына 9 айда салым һәм салым булмаган керемнәрдән 164,9 млрд акча җыелган. Республика бюджетына – 136,7 млрд сум.
Бүген сәгать 12.00да Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 2016 елның 9 аенда Татарстан Республикасының тупланма бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралачак.
Татарстан Республикасы тупланма бюджетына 164,9 млрд. сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр тупланган. Республика бюджетына 136,7 млрд. сум акча җыелган.
Татарстан Республикасы бюджетына 53,7 млрд. сум күләмендә табышка салым кергән.
Физик затлар кеременә салым тупланма бюджетка 44,8 млрд. сум күләмендә җыелган, шуларның 31,2 млрд. сумы республика бюджетына, 13,6 млрд. сумы җирле бюджетларда тупланган.
2016 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Рәүфович Гайзатуллин "Татспиртпром" Акционерлар Җәмгыяте һәм "Мәсәү-Эфес сыра кайнату" Акционерлар Җәмгыятенең Казан шәһәрендәге филиалы Компанияләре вәкилләре белән очрашты. Әлеге киңәшмәләрдә 2016 елның 9 аенда җитештерүче оешмаларның эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды, шулай ук 2016 елда көтелүче нәтиҗәләр тикшерелде, 2017 елга фаразлар буенча фикерләр алышынды. Татарстан Республикасы бюджетына кертемнәрне тикшерү кысаларында җитештерү күләмнәре тикшерелде һәм алкоголь продукция һәм сыраны чыгару күләмнәре дә каралды.
Fitch халыкара рейтинг агентлыгы моннан алда җомга көнне чит ил һәм милли валютада Россия Федерациясенең эмитент дефолтының озак вакытка рейтингы буенча фаразны рейтингны "ВВВ-" дәрәҗәсендә раслап, тискәредән тотрыклыга яхшыртты.
Бу турыда Россия Федерациясе финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте. Министр сүзләре буенча, бер ай дигәндә, "зур өчлектән" булган икенче агентлык россия рейтингын яхшырту турында карар кабул иткән.
Министр сүзләре буенча, агентлык ассызыклап узганча, җитештерүче илләр нефтькә бәяне киметү шартларында кабул ителгән чаралар төсендә Россия Хөкүмәте һәм Банкының гамәлләре нәтиҗәлеклелеге белән аерылып тора.
Бүген “Финнополис-2016” форумы кысаларында Россия Саклык банкы белән Татарстан Республикасы арасында инновацион өлкәдә хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документка “Саклык банкы” ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасын салды.
Шулай ук бүген “Мир” түләү картасын Татарстан территориясендә алга таба этәрү буенча “юл картасы” расланды. Шул хактагы документка ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Россия Үзәк банкы рәисе урынбасары Ольга Скоробогатова кул куйды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион совет президиумы утырышын уздырды.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
ТР Инвестицион үсеш советы президиумы әгъзалары инвестор компанияләрнең җиде проектын карадылар.
Республика клиник онкология диспансеры нигезендә Accuray (АКШ) компаниясе җиһазларын кулланып, регионара атом-төш медицинасы үзәген булдыру проекты тәкъдим ителде. Проект ТР Сәламәтлек сакалу министрлыгы белән килештерелгән.
Проектны гамәлгә ашыру өчен акчаны инвестор бирә. Яңа үзәктә иң заманча җиһазлар булачак.
Инвестсовет президиумы проектны раслады.