ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2013 ел
якшәмбе

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев вакыты бюджет йөкләнмәләрен арттыручы дәүләт контрактларын төзү тәртибен раслады.  Бу турыда Хөкүмәтнең рәсми сайтында әйтелгән.

Әлеге карар 2013 елның 7 маеннна "Бюджет процессын камилләштерү уңаеннан Россия Федерациясенең Бюджет кодексы һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Законны тормышка ашыру кысаларында Финанс министрлыгы тарафыннан эшләп чыгарылган. 

Кипр һәм Люксенбург илләре Россия белән килешүдә каралган салым салу максатыннан мәгълүматларны бирү буенча бурычларын үтәмәсә, РФ Финанслар министрлыгының офшор исемлегенә кертелергә мөмкин, дип белдерде журналистларга РФ Финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.

29
ноябрь, 2013 ел
җомга
Коррупциягә каршы экспертиза уздыру буенча җаваплы Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы оештырган "Норматив хокукый актлар һәм норматив хокөукый акт проектларын коррупциягә каршы тикшерүне оештыру һәм уздыру" темасы буенча семинарда катнашты.
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 29 октябрьдә муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең башкарма комитет җитәкчеләре, финанс органнары, ТР ФМ территориаль бүлекләре белгечләре белән 2013 елда бюджет үтәлеше буенча мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

2013 елның 29 ноябрендә узган Казан шәһәре Думасының сессиясендә Казан шәһәренең 2014 елга һәм 2015, 2016 елдагы план чорына шәһәр бюджеты расланды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы финанслар министры урынбасары Юлия Абдреева катнашты.  

Буген Казан Федераль Университетының Идарә һәм территориаль усеш институты бинасында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллинның ачык лекциясе узды. Лекция барышында студентлар консолидацияләнгән республика бюджетынын төп параметрлары белән генә түгел, гомумән, бюджет процессының нечкәлекләре белән дә танышты.  Шулай ук лекция барышында Татарстан Республикасының куптән түгел генә күтәрелгән халыкара кредит рейтингы хакында да суз кузгатылды.
"Пивоварня Мәскәү-Эфес" ЯАҖ Казан шәһәрендәге филиалының төбәкләрдә корпоратив мөнәсәбәтләрне үстерү буенча директоры С.А.Аверьянов белән очрашуда 2013 елның 10 аенда эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2013 елның ноябрь-декабрь аенда көтелүче нәтиҗәләр тикшерелде.

28
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы финанс министрлыгының казначейлык Департаменты директорының урынбасары Альберт Садретдинов һәм юридик бүлек мөдире Ирина Ерашова прокуратура, хокук саклау һәм тикшерү органнары, ТР прокуратурасы буенча кече һәм урта әшмәкәрлекне яклау советы  белән узган ведомстволар арасында киңәшмәдә катнаштылар. Киңәшмәдә юридик  затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне һәр елга тозелә торган планлы тикшерү планы,  2014 елга шушы өлкәдә билгеләнгән максатлар хакында суз барды.

27
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы финанс министрлыгында чираттагы киңәшмә узды. Анда юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасының юл йорү куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе, Федераль суд приставлары идарәсе һәм ААҖ “Татмедиа” җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә юл йору кагыйдәләре буенча  административ закон бозган очен түләнелә торган штрафларның җыелуын яхшырту мәсьәләсе  турындагы сөйләшенде. Шулай ук штрафларны түләү очен җиңел ысуллар булдыру хакында суз барды.

“Әлеге ташламалар тиешле эшен башкармый, шуңа да аларны ботенләй бетерергә кирәк”, дип саный Антон Силуанов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International