Россиянең Финанс Министрлыгы 2014 елның язына нәтиҗәлелеге булмаган салым ташламаларын киметү һәм ботенләй бетерү хакында тәкъдим әзерли

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе

“Әлеге ташламалар тиешле эшен башкармый, шуңа да аларны ботенләй бетерергә кирәк”, дип саный Антон Силуанов.

Финанс Министрлыгы мәгъүматларына караганда,  Россия Федерациясе бюджеты иң куп югалтуларны файдалы казылмалар табу буенча салымнан кичерә. Ләкин югалтуларсыз бернинди да ташламаларны бетерү мөмкин булмаячак. Моның нәтиҗәсе бәя арту яки салым түләүдән качу булачак. Нинди дә булса ташламаны бетерү турында сүз барса, чагыштырмача югалтуларсыз өстәмә бәя салымының 10% лык товарлары исемлеген яңадан карап чыгу булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International