РФ Хөкүмәте 2018 елда федераль бюджет средстволары калдыкларын файдалану үзенчәлекләре турындагы закон проектын хуплады. Бу хакта Министрлар Кабинеты сайтына урнаштырылган карарлардан билгеле булды.
Шул ук вакытта Дәүләт Думасына каралуга икенче укылышка документ әзерләгәндә Финанс министрлыгына субсидияләр һәм башка бюджетара трансфертларның хөкүмәттән төбәкләр бюджетларына бүлеп бирү срокларын төгәлләштерә торган нигезләмәләрне кертү боерыгы бирелде.
“РФ Бюджет кодексының аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турыдагы” закон проекты Финанс министрлыгы тарфыннан 2018 елга һәм 2019-2020 еллар план чорына федераль бюджет турындагы закон проектын әзерләү өчен хокукый шартлар тудыру максатыннан эшләнде. Документ белән 2018 елда бюджет средстволары калдыкларын файдалану үзенчәлекләрен ныгытырга тәкъдим ителә. Шулай итеп, 2017 елга билгеләнгән хокукый нигез тагын бер елга озайтылачак һәм бюджет средстволары калдыкларын 2018 елның башына, бер төркем максатларга юнәлтергә мөмкин булачак.
Аерым алганда, алар Президент һәм Хөкүмәтнең кайбер юнәлешләр буенча карарларын гамәлгә кую өчен бюджет ассигнованиеләр арттыруга, дәүләт контрактларын түләүгә, шулай ук 2017 елның барлык башка средстволар калдыкларын күчерү исәбенә Министрлар Кабинетының резерв фондын арттыруга юнәлтеләчәк.
Закон проектында каралган чаралар 2018 елда субсидия калдыкларыннан кайтарылган акчаларны Хөкүмәтнең резерв фондын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, Министрлар Кабинеты федераль бюджетның беренче яртыеллыкта үтәлеше турындагы хисабын раслады һәм аны Дүләт Думасына, Федерация Советына һәм Хисап палатасына юллады.