Бүген Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитеты әгъзалары “2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында”, “2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” ТР закон проектларын тикшерде, шулай ук чит илдә торган ватандашларның республикага ирекле күченүенә ярдәм итүгә юнәлтелгән ТР дәүләт программасын хуплады. Утырышта Парламент рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.
Утырышта Комитет әгъзалары тикшергән беренче мәсьәлә - “2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” ТР закон проекты булды. ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына ТР социаль-икътисадый үсеше фаразының төп күрсәткечләре турында чыгыш ясады.
“Тышкы басым һәм санкцияләргә карамастан, Россия икътисадында агымдагы елда тотрыклы үсешкә тенденция күзәтелә”, - дип искәртте ул һәм Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы бәяләвенчә, 2017 ел йомгаклары буенча 2 проценттан да ким булмаган үсеш көтелә (2016 елда 0,2 процентка кимү булган иде) дип өстәде.
Татарстанда үткән ел урнашкан икътисадый активлык үсеше тенденциясе саклану күзәтелә. Төп макроикътисад күрсәткечләре динамикасы, гадәттәчегә, гомумроссия тенденциясеннән югарырак. Гомумикътисадый динамикага төп өлешне сәнәгать һәм сәүдә кертә.
Фаразларга күчеп, Олег Пелевин 2018 елда тулаем төбәк продукты 103,8% тәшкил итәчәк дип хәбәр итте. Фараз буенча тулаем төбәк продуктының номиналь күләме 2018 елда, фаразның алдагы варианты белән чагыштырганда, 0,3 млрд. сумга арттырылган.
Сәнәгый җитештерү фаразы республиканың әйдәп баручы күрсәткечләре, шулай ук бер төркем эре республика инвестицияле проектлары планлаштырылган егәрлеккә чыгаруны исәпкә алып формалаштырылды. Фаразланган чорда сәнәгый җитештерү үсешенә төп өлешне, гадәттәгечә, нефть, газ, химия һәм машина төзелеше комплекслары кертәчәк.
Фараз буенча сәнәгый җитештерү күләме 2018 елда 2 335,8 млрд. сум тәшкил итәчәк. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 2018 елда 278,9 мл. сум күләмендә фаразлана (бу фаразның алдагы варианттагыдан 14,1 млрд. сумга артыграк).
Бюджет проекты мәсьәләсе буенча ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова чыгыш ясады. Аның искәртүенчә, ул федераль һәм республика норматив хокукый актларында формалаштырылган. Бюджетның керем өлеше нигезенә баррель өчен нефть бәясе 40,8 доллар, доллар курсы 69,8 сум һәм инфляция 4 процент дәҗәсендә салып калдырылган.
Алла Анфимова сүзләренчә, 2018 елда сәламәтлек саклауга 22 496,1 млн. сум, 2019 елга – 21 440,9 млн. сум, 2020 елга – 19 822,9 млн. сум бүлеп бирү каралган. Моннан тыш, федераль бюджеттан бюджетара трансфертлар исәпкә алынган 2018 елга җәмгысы 470,7 млн. сум, 2019 елга – 451,5 млн. сум, 2020 елга – 424,4 млн. сум.
Республикада социаль сәясәтне гамәлгә куюга бюджет ассигнованиеләре исәпкә алынган. 2018 елга җәмгысы 41 978,5 млн. сум, 2019 елга – 42 747,9 млн. сум, 2020 елга – 43 678,4 млн. сум. “Физик культура һәм спорт” бүлеге буенча 2018 елга 5 188,7 млн. сум, 2019 елга – 3 594,2 млн. сум, 2020 елга – 3 110,2 млн. сум каралган.
Шулай итеп, Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитеты “бюджет” закон проектын тикшергәннән соң ТР Дәүләт Советына аны хупларга һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына закон проектын тикшергән вакытта яңгыраган Комитет әгъзалары тәкъдимнәрен карап чыгарга һәм документны гамәлгә куйган вакытта аларны файдаланырга киңәш итте.
Комитет әгъзалары шулай ук “2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” ТР закон проектын тикшерде, чит илдә торган ватандашларны республикага ирекле күчерүгә ярдәм итүгә юнәлтелгән ТР дәүләт программасын, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2020 елга кадәр Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасын үстерү» дәүләт программасын раслау турында» 2013 ел, 1 июль, 461 нче карары белән расланган «2020 елга кадәр Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасын үстерү» дәүләт программасына үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдимен хуплады.
Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә тикшерелде.