Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2024 елның 1 ноябренә 14 илкүләм проект 26,1 млрд сумга үтәлде. Бу, нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча, еллык билгеләнешләрнең 74,0 процентын тәшкил итә:
- «Хезмәт җитештерүчәнлеге» – 94,0 млн сум (100%);
- «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» – 527,9 млн сум (99,2%);
- «Мәгариф» – 3,9 млрд сум (96,2%);
- «Торак һәм шәһәр мохите» – 1,7 млрд сум (84,1%);
- «Сәламәтлек саклау» – 2,9 млрд сум (79,3%);
- «Мәдәният» – 381,3 млн сум (78,7%);
- «Имин һәм сыйфатлы юллар» – 6,4 млрд сум (76,1%);
- «Халыкара кооперация һәм экспорт» – 150,5 млн сум (75,3%);
- «Пилотсыз авиация системалары» – 255,9 млн сум (74,5%);
- «Магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтүнең комплекслы планы» – 4,9 млрд сум (65,0%);
- «Экология» – 3,2 млрд сум (63,3%);
- «Демография» – 1,6 млрд сум (63,0%).
2024 елда Татарстан Республикасы бюджетында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 35,2 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре каралган, шулардан 19,7 млрд сумы – федераль бюджет һәм 15,5 млрд сумы – Татарстан Республикасы бюджеты хисабына.