2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстан агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итүгә ярдәм итү максатыннан түләүләр арттырылачак

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итүгә ярдәм итү максатыннан 2025 елның 1 гыйнварыннан түбәндәге түләүләр арттырылачак:

- югары һәм урта һөнәри белемле белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр 750,0 мең сумга кадәр;

- Татарстан Республикасы югары белем бирү дәүләт мәгариф оешмаларында көндезге уку формасы буенча федераль дәүләт мәгариф стандартлары нигезендә югары белем алучы студентларга 5,0 мең сумга кадәр, Татарстан Республикасы аграр профильдәге һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф оешмаларында көндезге уку формасы буенча федераль дәүләт мәгариф стандартлары нигезендә һөнәри белем алучы студентларга исемле стипендияләр 3,0 мең сумга кадәр;

- Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә авыл хуҗалыгы оешмаларында җитештерү практикасын узу чорында «Казан дәүләт аграр университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең һәм «Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең 3-5 курс студентларына 3,0 мең сумга кадәр стипендияләр.

 Күрсәтелгән түләүләр Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International