Гыйнвар-сентябрьдә РФ тулаем эчке продукты үсеше, алдан ясалган бәяләүләр буеча, үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 1,6% тәшкил итте. Бу хакта Дәүләт статистика федераль хезмәте хәбәр итә.
Идарә тармагы мәгълүматлары Икътисадый үсеш министрлыгыныкыннан аерыла. Соңгысы 1,8% дип әйткән иде.
Алай да өченче кварталдагы күрсәткечләр белән чагыштырганда, аерма бу юлы азрак: үткән атна Дәүләт статистика федераль хезмәте (алдан) тулаем эчке продукт үсеше шушы чор өчен 1,8% дип бәяләгән иде, ә министрлык бәяләве исә 2,2% тәшкил иткән иде.
Дәүләт статистика федераль хезмәте мәгълүматлары буенча беренче кварталда икътисад үсеше 0,5% тәшкил итте, икенче кварталда кисәк кенә 2,5% кадәр тизләнде, ә гомумән алганда, беренче яртыеллыкта 1,5% тәшкил итте. 2017 елның йомгаклары буенча Икътисадый үсеш министрлыгының нигез фаразы – икътисад үсеше 2,1%.