Дәүләт Думасы 2018-2020 елларга бюджет турында законны кабул итте

2017 елның 24 ноябре, җомга

Дәүләт Думасы 2018-2020 елларга федераль бюджет турында законны кабул итте.

"Без моны үсеш бюджеты дип саныйбыз, анда хезмәт хакын арттыруга, пенсияләр компенсациясенә, хәрбиләргә компенсациягә һәм төбәкләргә ярдәмгә акчалар салынды”, - дип белдерде “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Сергей Неверов.

Бу бюджет белән социаль йөкләмәләрне үтәргә һәм теләсә кайсы конъюнктурада икътисадның үсешенә шартлар тудырырга мөмкин булачак. Кытлыкны киметү һәм чыгымнарны оптимизацияләү буенча аңа төгәл ориентирлар салынган, бюджет кагыйдәсенең яңа төзелеше файдаланыла.

Хөкүмәт кагыйдә бюджет кытлыгын инде 2019 елда юкка чыгарырга ярдәм итәр дип саный.  

2018 елда Резерв фонд һәм Илкүләм иминлек фондлары кушылачак, бюджет бу вакыйганы исәпкә алып әзерләнгән. Шул ук вакытта хакимият бюджет кытлыгы 2018 елда соңгы тапкыр Илкүләм иминлек фондыннан финансланыр дип исәпли. Шуңа һәм  пенсия акчаларының ирекле тупланмаларын финанслашуга 1,114 триллион сум бүлеп бирәчәкләр. Алга таба Илкүләм иминлек фондыннан чыгымнар пенсия акчаларының тупланмаларына гына көтелә – 2019 елда 4,5 миллиард сум һәм 2020 елда 3,8 миллиард сум.

Төп характеристикалар

Киләсе өч елда РФ бюджеты керемнәре номиналь чагылышта үсәчәк, ләкин тулаем эчке продуктка карата процентларда кимиячәк. 2018 елда алар  15,258 триллион сум (ТЭП 15,7%), 2019 елда — 15,555 триллион сум (ТЭП 15,1%), 2020 елда — 16,285 триллион сум (ТЭП 14,8%) тәшкил итәчәк. 2018 елга бюджет чыгымнары 16,529 триллион сум (ТЭП 17%), 16,374 триллион сум (ТЭП 15,9%) һәм 17,155 триллион сум (ТЭП 15,6%). дәрәҗәсендә планлаштырыла. 2018 елда бюджет кытлыгы ТЭПның 1,3%, ә 2019 һәм 2020 елларда ТЭПның 0,79% кадәр кимиячәк.

2018 елда минималь хезмәт хакы күләме арту белән бәйле хезмәт хакын арттыруга 4,4 миллиард сум, 2019 елда – 16,3 миллиард сум, 2020 елда – 19,2 миллиард сум юнәлтү турында карар кабул ителгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International