ТР Финанс министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узачак

2017 елның 15 декабре, җомга

16 декабрь көнне Казан ратушасында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узачак. Ул "2017 елда Татарстан Республикасы тупланма бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2018 елга финанс, казначылык һәм салым органнары бурычлары"на багышланачак.  

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Финанс министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин катнашачак.

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин "2017 елда Татарстан Республикасы тупланма бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2018 елга финанс системасы органнары бурычлары турында" чыгыш ясыячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International