Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Компаниянең 2017 елда бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның февраленә бюджеты расланды.
Утырышта шулай ук компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.