2019 елның 15-16 май көннәрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында яңадан билгеләнгән җитәкчеләр составы хезмәткәрләре өчен чираттагы стажировка уздырылды.
Стажировкада катнашучылар Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының барлык бүлекләренең эше белән танышачаклар, бюджетның керем һәм чыгым өлешләрен, бюджет дефицитын финанслау чыганакларын формалаштыру мәсьәләләрен, икътисад тармаклары һәм социаль-мәдәни өлкә тармакларын финанслауның үзенчәлекләрен тикшерәчәкләр.
Стажировканың нәтиҗәсе җирле бюджетларны гамәли формалаштыру буенча эшне оештыру булачак.