Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаментында бюджет кредитлары буенча бурычларны соңга калып түләүне киметү мәсьәләсе тикшерелде. Киңәшмәдә Татарстан финанс министрының беренче урынбасары - ТР финанс министрлыгы Казначылык Департаменты җитәкчесе Марат Фәйзрахманов, җитәкче уранбасары Әлфия Минһаҗева, анализ һәм стратегия бүлеге башлыгы Дмитрий Чекулаев, хокук бүлеге башлыгы Р.Сидаков катнашты.