РФ тупланма бюджеты профициты I кварталда 1,335 трлн. сум тәшкил итте

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Беренче кварталда РФ тупланма бюджеты профициты 1,335 триллион сум тәшкил итте. Бу хакта РФ Казначылыгы материалларыннан билгеле булды.

Өч айда бюджетның керемнәре 8,693 триллион сум, чыгымнары – 7,359 триллион сум тәшкил итте.

Идарә тармагы мәгълүматларына караганда, узган елның беренче кварталында РФ тупланма бюджетының профициты 712,7 миллиард сум тәшкил иткән булган.

2018 елда РФ тупланма бюджеты 2012 елдан алып беренче тапкыр 3,036 триллион сумлык профицит белән үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International