Беренче вице-премьер – РФ финанс министры Антон Силуанов төбәкләрнең башлыклары белән илкүләм проектларны гамәлгә кую буенча эш турында киңәшмә үткәргән, аның йомгаклары буенча губернаторларга аны тизләтү буенча чаралар күрергә киңәш иткән. Бу хакта Силуановның пресс-секретаре Андрей Лавров хәбәр итте.
“Селектор киңәшмә кысаларында шулай ук илкүләм проектларны гамәлгә кую максатына эшләгән төбәк проектларының үтәлешен күзәтеп бару мәсьәләләре тикшерелде. Хәзерге вакытта аларның үтәлеше дәрәҗәсе 10%тан түбән, шул ук вакытта федераль дәрәҗәдә илкүләм проектларның агымдагы үтәлеше якынча 25% тәшкил итә. Силуанов субъектлар башлыкларына бу эшне тизләтү һәм кирәкле контракт процедураларны тизрәк оештыру буенча тулы чараларны күрергә кушты”, - диде Лавров.
Киңәшмә барышында Силуанов 1 июньгә кадәр федераль дәрәҗәдә РФ субъектлары вазыйфаи затлары нәтиҗәлелегенең хәлиткеч керсәткечләрен исәпләү методикасы расланган булырга тиеш дип искә төшергән. Хәзерге вакытка Икътисадый үсеш министрлыгы мондый методиканың проектын әзерләгән һәм бастырган. Алга таба ул расланганнан соң һәр күрсәткеч һәрбер төбәк өчен аерым исәпләнәчәк.
“Шуңа бәйле Силуанов Икътисадый үсеш министрлыгына Президентның май указын гамәлгә кую кысаларында РФ субъектларының нәтиҗәлелегенең хәлиткеч күрсәткечләрен билгеләү һәм күзәтеп бару буенча эшен көйләячәк яңа хөкүмәт комиссиясенең эш регламенты һәм кадрлар составы буенча Хөкүмәткә тәкъдимнәр кертергә кушты”, - дип искәртте Лавров.
Аның сүзләренчә, Силуанов шулай ук киңәшмә барышында нәтиҗәлелекнең хәлиткеч күрсәткечләрен үтәүгә төбәкләргә этәргеч бирү өчен Хөкүмәт бюджеттан бүлеп бирелгән грантларның күләмен 20 дән 50 млрд сумга кадәр арттыру мөмкинчелеген тикшерәчәк дип хәбәр иткән.