Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы РФ реаль тулаем эчке продукты үсешенә карата март фаразын үз көчендә калдырган, 2019 елда ул аны 1,4% дәрәҗәсендә булыр дип алдан әйткән. Әлеге мәгълүмат оешманың сайтында бастырылган.
Мартта оешма күрсәткечләрнең начарланачагын алдан әйтеп куйган һәм икътисадның үсешен 1,4% дәрәҗәсендә фаразлаган иде. Текст таблицада 1,38% торса да, сайттагы графикада хәзер шулай ук 1,4% саны тора.
Әле мартта бары 1,5% кына фаразлаган булсалар да, яңа график буенча белгечләр 2020 елда Россия икътисады үсешенең 2,1% дәрәҗәсендә (текст таблицада 2,07%) начарлануын исәпли.
Китерелгән мәгълүматларга караганда, 2018 елда үсеш 2,3% тәшкил иткән, шул ук ноябрьдә исә бу күрсәткеч 1,6% дәрәҗәсендә фаразланган булган.