Нефть һәм газга бәйлелекне киметү буенча РФ Хөкүмәте тырышлыгы нәтиҗә бирә – Россия бюджеты тотрыклылыгы үсә. Бу хакта Министрлар Кабинетының утырышын ачып, Премьер-министр Дмитрий Медведев хәбәр итте.
“Нефть-газ булмаган дип аталган дефицит тулаем эчке продуктның күләменнән рекордлы алтыдан аз гына артып киткән процентка кадәр (2018 елда – ред.) төште. Исегезгә төшерәм: берничә ел дәвамында ул гел 10% тирәсендә тирбәлә иде, өченче ел ул тупас итеп әйткәндә якынча 2 процентка төште – сигез процентка кадәр. Бу безнең бюджет сәясәтенең нефть һәм газга бәйлелеген киметү буенча тырышлыгыбыз билгеле бер нәтиҗә бирә дигән сүз һәм бюджетның тотрыклылыгы үсә”, - диде Медведев.