ТР Президенты Eastern Beverage Company һәм “Союз-Виктан” компанияләре вәкилләре белән очрашты

2012 елның 27 июле, җомга
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Eastern Beverage Company S.A. инвестицион компаниясе хуҗасы Нил Смит һәм “Союз-Виктан” (Украина) компаниясе Директорлар советы рәисе Андрей Охлопков белән эшлекле очрашу уздырды.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте, анда “Крымская водочная компания” генераль директоры Джонатан Вейл, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР этил спиртын, алкоголь продукцияне җитештерү, аларның әйләнеше һәм сыйфатына дәүләт контроле тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, “Холдинговая компания “Ак Барс” ААҖ генераль директоры Иван Егоров, “Татспиртпром” ААҖ генераль директоры Гиоргий Куприянов катнашты.

Очрашу барышында “Союз-Виктан” компанияләре бренды буенча лицензияле килешү кысаларында “Татспиртпром” ААҖ (Казан ликер-аракы заводы - КЛВЗ) предприятиеләре базасында алкоголь продукция җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре сөйләшенде.

Очрашу кысаларында хезмәттәшлек турында беркетмәгә “Крымская водочная компания” генераль директоры Джонатан Вейл, Eastern Beverage Company S.A. инвестицион компаниясе хуҗасы Нил Смит һәм “Татспиртпром” ААҖ генераль директоры Гиоргий Куприянов кул куйды.

КЛВЗ базасында “Союз-Виктан” бренды буенча продукция җитештереләчәк, шулай ук КЛВЗда продукция җитештерү үсәчәк дип фаразлана.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республика территориясендә тагын да күбрәк инвестор-компанияләр үз сәнәгатьләрен үстерүләрен билгеләде. Шулай, май аенда реконструкциядән соң Татарстанда “Русский стандарт” компаниясенең “Буинский” эре спиртзаводы (2012 елның 28 мае) ачылды, июньдә Усадта заманча һәм эре “Альфа” маркалы спирт җитештерү заводының нигезенә беренче таш салынды (2012 елның 8 июне). Татарстан шулай ук “Татспиртпром” ААҖ заводларында үз продукциясен җитештерүгә заказлар бирүче күп кенә компанияләр өчен җитештерү мәйданына әйләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International